Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Йосыф кыйссасы кабат сәхнәдә

Чаллы театрында чыныгу алган артист Йосыфның әтисе ролен уйнады.

Илнар Низамиев – Чаллы татар дәүләт драма театрында чыныгу алган артист. Ул хатыны Лилия белән театрыбыз сәхнәсендә бик күп кабатланмас рольләр уйнады. Шуларның иң уңышлысы Кол Гали әсәре буенча куелган «Кыйссаи Йосыф» спекаталендәге Йосыф роле булды. Тәнкыйтьчеләр югары бәя биргән әлеге спектакльне Мәскәүдә илебез башкаласының ул чактагы  мэры Юрий Лужков (мәрхүм) карап, Чаллы театры артистларының талантына сокланган иде.

Еллар узды, Кол Гали әсәрен куйган режиссер Ринат Әюпов та, Низамиевлар гаиләсе дә Казанга күчте. Бүген алар Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрын әйдәп баралар.

Шушы көннәрдә танылган режиссер Ринат Әюпов Йосыфны Казан сәхнәсендә куйды. «Еллар узды. Бу юлы мин Йосыфның әтисе Якубны уйнадым. Ә төпчек улыбыз Исмәгыйль Ибнямин ролендә. Уңшылы чыкты», – ди Илнар премьерадан алган тәэсирләре белән уртаклашып.

Сүз уңаеннан, Низамиевларның талантлы уллары Исмәгыйль «Зөләйха күзләрен ача» фильмында төп геройның малаен уйнаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр