Гаиләдә шатлыклы вакыйга.
«Мин шок хәлендә. Хатыным Рамилә өченче балабызны тудырды. Без – күпбалалы гаилә булдык. Улыбыз Мөхәммәд-Әмин дөньяга аваз салды. Аллаһы Тәгаләбезгә мең шөкер», – ди ул.
Рамил һәм Рамилә Хәйретдиновлар икесе дә Ислам дине кануннары буенча яшиләр. Аларны тамашачылар күбрәк хәләл чаралар алып баручлар буларак хөрмәт итә. Хәйретдиновлар гаиләсендә малай һәм кыз үсә иде.
Хәйретдиновлар гаиләсенә сабыйларын сәламәт, иманлы итеп үстерергә насыйп булсын.
Нет комментариев