Юрист җавап бирде.
Газета укучыларыбызның сорауларына «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирде.
Сорау:
– Хатыным аерылышуга гариза бирде. Безнең балигъ булмаган кызыбыз бар (3 яшь). Миңа хәзер үк аерылу кирәк, ә хатын татулашу яклы. Суд карар чыгаруны 3 айга кичектерде. Бу законлымы?
Җавап:
– Әйе, законлы. РФ Гаилә кодексының 22 маддәсе нигезендә, судның ике якны татулаштыру чараларын күрергә һәм эшне 3 айга кадәр (ләкин аннан да артык түгел) кичектерергә хакы бар – бу аның хокукы, тик бурычы түгел. Шулай да хатыныгыз гаиләне саклап калу яклы икәнен исбатласа, суд бу вакытны бирергә мөмкин.
3 ай үткәч, әгәр татулашу булмаса, суд икенче якның (ир яки хатынның) ризалыгы булу-булмауга карамастан (РФ Гаилә кодексының 23 маддәсе) әлеге парны аера. Сезгә исә каршы килүегезне һәм татулашырга мөмкин түгеллеген исбатлаучы дәлилләрне (мәсәлән, низаглар, аерым яшәү) судка тәкъдим итәргә кирәк.
Нет комментариев