Дин һәм тормыш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Фитрны ничек бирергә: азык-төлек беләнме, әллә акчалатамы?
Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитр сәдакасын (бары тик мохтаҗ мөселманнарга гына бирелә), ризык/азык-төлек белән генә түгел, акчалата да бирергә мөмкин. Мохтаҗлар бу акчаны үзләре теләгәнчә (бурыч, дәвалану һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, дарулар, кием-салым, азык-төлек сатып алу һ.б. өчен) тота ала.
-
Кемнәр уразаларын кичектереп тора ала?
Кеше үзенең авылы, шәһәреннән 100 километр еракка китә икән, ул сәфәрдә булып санала. Ә сәфәрдәге кешегә уразаны тотмаска рөхсәт ителә, ди дин әһелләре.
-
Чаллыдагы Җәмигъ мәчете төзелешенә куар-код ярдәмендә сәдака җибәрүчеләр арткан
Мәчет фондына ел башыннан 8 млн сум акча кергән.
-
Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов: "Уразабыз гадәти бер диета тотуга гына кайтып калмасын иде"
Әгәр кеше гайбәт, ялган сүзләрне һәм начар гамәлләрне калдырмый икән, Аллаһка аның ашау-эчүеннән тыелуы һич кирәкми.
-
Диния нәзарәте сайтында Рамазан аена кагылышлы сәхифә эшли башлады
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтының “Файдалы мәгълүмат” бүлегендә “Рамазан-2022: төп сораулар” сәхифәсе эшли башлады.
-
Чаллының биш мәчетендә күмәк ифтарлар узачак
Бүген уразаның беренче көне.
-
Уразаның файдасы турында
1. Ураза тоткан кеше үзенә хуҗа булырга өйрәнә. Кешенең нәфесе ач торудан куркып, "сине моны булдыра алмыйсың"- дип куркыта. Нәфескә буйсынып яшәгән кеше аның колына әйләнә.
-
Балалар Коръән уку бәйгесендә катнаштылар - ФОТОЛАР
Балаларның язгы каникул чорында Чаллыда үтә торган республикакүләм традицион Коръән уку бәйгесе быел “Ак мәчет”тә уздырылды. Ул сан ягыннан 25нчесе иде һәм Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелде.
-
“Аллаһ исемнәре минем йөрәгемдә” бәйгесе җиңүчеләренә квадрокоптер бүләк иттеләр
Чаллы мөхтәсибәте, "Чаллы Яр" мәчете Идел буе Болгар илендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан “Аллаһ исемнәре минем йөрәгемдә” бәйгесен оештырды.
-
Ураза тотарга ният кылганда һәм авыз ачканда укыла торган догалар
Ураза тотарга ният кылганда укыла торган дога.
-
Уразаның нияте
Шулай ук ураза тотуның төп шартларының берсе – ниятләү. Ниятсез тотылган ураза кабул булмый. Ният итү күңел белән башкарыла.
-
Рамазан аеның әһәмияте
Изге Рамазан ае башланырга берничә көн калып бара. Уразаның әһәмияте, файдасы, аңа ничек әзерләнергә кирәклеге турында бүгенге сәхифәбездән укыгыз, ин шәә Аллах.
-
Хәдисләр
* Әбу Әюб (Аллаһ аннан риза булсын!) Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) шундый сүзләрен җиткерә: «Рамазан аенда ураза тотып һәм аннан соң шәүвәл аеның алты көнендә ураза тоткан кешенең уразасы гомер буе тоткан уразага тиң» (Мөслим).
-
Апрельгә намаз вакытлары
Чаллы мөхтәсибәте: апрель аена намаз вакытлары.
-
Уразаның файдасы
• Ураза тоту Аллаһны исебезгә төшерә. Җаваплылык хисен арттыра, әдәплелек тәрбияли. Күңелләрне түбән хисләрдән һәм уйлардан арындыра, хуш күрелмәгән эшләрдән һәм кешеләргә карата начар мөгамәләдә булудан тыеп кала.