Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чаллының “ГЭС” мәхәлләсе мәчетенә яңа имам-хатыйб билгеләнде

Мәчетнең элеккеге имам-хатыйбы, үзенең хәйрия эшчәнлегенә бәйле рәвештә, берникадәр вакытка шәһәребездән аерылып торачагын белдерде.

10 елдан артык мәчет имам-хатыйбы хезмәтен башкарган Габдерәшит хәзрәт Курмалеев үз теләге белән вазыйфасыннан азат итүләрен сорап гариза язды. Үзенең урынына ул Хәмит хәзрәт Зариповны билгеләргә тәкъдим итте. 

Әлеге карарын Габдерәшит хәзрәт мәчет документлары эше белән күбрәк Хәмит хәзрәт шөгыльләнүе һәм үзенең хәйрия эшчәнлегенә бәйле рәвештә берникадәр вакытка шәһәребездән аерылып торачагына нигезләде. Барлык вәзгыятьләрне күздә тотып, мәҗлес Габдерәшит хәзрәтне имам-хатыйб вазыйфасыннан азат итәргә дип тавыш бирде. Соңрак Әлфәс хәзрәт, Габдерәшит хәзрәтнең тәкъдимен күздә тотып, “ГЭС” мәхәлләсе мәчетенең яңа имам-хатыйбы буларак, бу көнгә чаклы икенче имам хезмәтен башкарган Хәмит хәзрәт Зариповны билгеләргә тәкъдим итте һәм ул бертавыштан кабул булды, дип хәбәр итте Яр Чаллы мөхтәсибәте үзенең рәсми сайтында. 

Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк: Габдерәшит хәзрәт мәчеттән алынмады. Ул үз теләге белән икенче имам буларак билгеләнде.

фото: http://islamtatar.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам дин