Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рәҗәб ае башланды: Аллаһы Тәгалә ураза тотучының һәм дога кылучының гөнаһларын кичерә

Рәҗәб аенда кылган изгелекләребез йөзгә тапкырлана.

Ислам дөньясындагы 4 изге айның берсе – Рәҗәб аена кердек. Бүген, 23 январь, аның беренче көне. Рәҗәб сүзе “хөрмәтләү”, “табыну” дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә бу айны хөрмәтләп ураза тотучының һәм үзенә дога кылучының гөнаһларын кичерә, аны югары дәрәҗәләргә ирештерә. Бер хәдистә әйтелгәнчә: “Җәннәттә сөттән ак, балдан татлы Рәҗәб дигән бер елга бар. Рәҗәб аенда бер генә көн булса да ураза тоткан кеше шул елгадан шифалы ширбәт эчкән кебек булыр”.

Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең шәфәгате иңә, бу айда кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияләрне (изгеләрне) дошманнары кулыннан коткарган.

Аллаһ Раббыбызның чиксез рәхмәте белән, безнең өммәтебезгә кайбер айларда кылынган гыйбадәт һәм изгелекләрнең әҗер-саваплары күпкә арттырылып бирелә. Харам айларының берсе булган Рәҗәб аенда кылган изгелекләребез йөзгә тапкырлана, Рамазан аенда кылынган гыйбадәтләргә әҗер-савап меңгә тапкырланып бирелә.

Тагын бер хәдистә әйтелгәнчә: “Пәйгамбәребез (с.г.в) әйтә: “Миграҗ кичәсендә елга күрдем, аның суы балдан татлырак, кардан суыгырак, мисктан хуш ислерәк. Мин Җәбраил (а.с) нан сорадым: Кемнәр өчен бу елга? Җәбраил (а.с) җавап бирде: “Рәҗәб аенда Сиңа салаватлар укыганнар өчен”. Расүле Әкрам (с.г.в) Рәҗәб аенда шундый доганы бик еш укый торган булган: “Аллаһуммә бәәрик ләнәә фий Рәҗәбә вә Шәгбәнә вәбәллигнәә Рамазан”. “Әй Аллаһым, безнең өчен Раҗәб ае белән Шәгъбан аен мөбәрәк кыл, һәм Рамазан аена сау-саләмәт җитәргә насыйп ит”.

Бу айның ике күркәм кичәсе: Рәгаиб һәм Мигъраҗ кичәләре. Рәгаиб кичәсе Рәҗәб аеның пәнҗешәмбедән беренче җомгасына каршы киче, дип санала. Быел ул 26 январь киченә (кояш баегач башлана) туры килә. Бу кичә Мөхәммәт с.г.в. нең әтисе Габдуллаһ хәзрәт белән әнисе Әминә ханымның никахлары булып, тәүге тапкыр кавышкан көннәре. Бу кичтә мөселманнар изге теләкләренең тормышка ашуын, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын гафу итүен сорап дога кыла. Рәгаиб (рагйба сүзеннән) – “хыял”, “теләк” дигәнне аңлата.

17-18 февраль – Миграҗ кичәсе, рәҗәб аеның 26-27нче көннәре. Бөтен кешелек дөньясына рәхмәт һәм шәфкать итеп җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең җиде кат күккә, Аллаһы Тәгалә хозурына ашуы белән бәйле бәйрәм. Шушы кичәдә Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне Үзенең хозурына чакырып, үткән пәйгамбәрләр белән күрештереп, исәпсез хикмәт һәм олы могҗизалар күрсәтте.

Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә өч бүләк булды. Биш вакыт намаз уку бу кичәдә фарыз ителә. Ислам фәлсәфәсе буенча бу кичәдә Коръәннең “Бәкара” сүрәсенең 285-286нчы һәм “Исра” сүрәсенең 23-29нчы аятьләре иңгән. Пәйгамбәребезгә Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелде, ягъни Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләдән гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткаруны сораячак.

Рәҗәб – Аллаһ Тәгалә ае булганга күрә, бу айда Әль-Ихләс сүрәсен күбрәк уку хәерле. Бу сүрәдә Раббыбызның төп күркәм сыйфатлары китерелә. Шулай ук түбәндәге зикерләрне еш әйтү файдалы булыр:

* Беренче ункөнлектә:
Сөбхана-ллахи-л-хаййи-л-каййум
* Икенче ункөнлектә:
Сөбехана-ллахи-л-әхәди-с-самад
* Соңгы ункөнлектә:
Сөбехана-ллахи-л-гафури-р-рахим.

Бу айда сәдакалар бирү, фәкыйрьләрне, мескеннәрне шатландыру, вакытында укылмаган намазларны каза кылу шулай ук  күркәм гамәл булып тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай