Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары үзләрен яңа эштә сыныйлар

Июнь аенда Чаллыда җәйге каникуллар вакытында 1120 бала эшкә урнаштырылган, июль аенда - 996 бала. Август аена план буенча 600 урын резервланган инде.

Эшкә урнашачак балаларның хезмәт хакына шәһәр бюджетыннан – 8 млн 300 мең сум, Татарстан республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан - 5 млн 300 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Яшь чаллылыларны бюджет оешмаларына рәсмиләштерү бара: картон-кәгазь комбинаты, «КАМАЗ» пресс-рама заводы, «Начало», «Чаллы икмәге» һәм башка предприятиеләр.
Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру өчен төп эш төрләре булып территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү, ярдәмче эшләр һәм курьерлык эше тора. Бюджет оешмаларына эшкә урнашкан яшүсмерләр көненә 2шәр сәгать эшли.

http://nabchelny.ru/

Фото: ust.tatartrud.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар ялы балалар эше