Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлфия Когогина: "Балалар ялы һәм балаларны сәламәтләндерү куркынычсыз булырга һәм дәүләтнең даими контролендә булырга тиеш"

Төбәк атнасы барышында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина “Саулык” сәламәтләндерү комплексында булып, балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыру шартлары белән танышты.

Әлфия Когогина корпусларны, ашханәләрне, сәламәтлек пунктларын, уен мәйданчыкларын һәм башка объектларны карады. «Саулык» сәламәтләндерү комплексы «Түбән Кама» милли паркы территориясендә урнашкан һәм 46 гектардан артык мәйданны били. Биредә спорт, иҗади, интеллектуаль, лингвистик һәм башка белем бирү программалары тормышка ашырыла, һәм һәр сменада Татарстаннан һәм аның чикләреннән ике меңгә якын бала ял итә.
 

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар ялы