«Калфаклы бәйге» бәйрәменә рәхим итегез!
«Шәһри Чаллы» газетасы 25 июньдә «Калфаклы бәйге» дип исемләнгән өр-яңа проектка старт биргән иде. Катнашучылардан бары тик бер генә шартны үтәү соралды. Ул да булса – калфак киеп төшкән фотоларын җибәрү. Нәкъ менә шуларга 1 ай дәвамында газета укучыларыбыз басмабызның интернет сайтында (http://shahrichalli.ru/) актив тавыш бирде.