Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Калфаклы бәйге» бәйрәме искиткеч җылы мохиттә үтте (+фотолар)

«Шәһри Чаллы» газетасы 25 июньдә «Калфаклы бәйге» дип исемләнгән өр-яңа проектка старт биргән иде. Конкурсның шарты – калфак киеп төшкән фотосурәтләрне җибәрергә. Җиңүчеләрне газетабыз сайтында тавыш бирү юлы аша сайладык. 24 сентябрь көнне бәйгенең тантаналы өлеше – бүләкләү бәйрәме узды.

Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан җыелган кунакларны кул эшләнмәләре күргәзмәләре каршы алды. Моннан тыш күргәзмәдә курчаклар коллекциясен тәкъдим иткән Миләүшә Мостафинаның, үзе ясаган рәсемнәрен алып килгән Таңсылу Ганиеваның эшләре, блогер Рамилә Гәрәева алып килгән балалар өчен татар китаплары, шулай ук «Көмеш кыңгырау» газетасы тәкъдим иткән төрле басмалар чарага килүчеләрнең күңелләренә хуш килде. Биредә китаплар да, калфаклар да, курчаклар да сатып алу мөмкинлеге булды. Әле бит кунакларыбыз да буш кул белән генә килмәгән иде! Тукай районы Теләнче Тамак авылының мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен интернат-мәктәбе ярминкәгә, кечкенәләр ясаган, кул эшләнмәләрен тәкъдим итте. Кыскасы, барча җыелган халык ярминкәдә катнашты, күргәзмәләрне карап йөрде. Һәм бик теләп «Шәһри Чаллы» газетасының махсус фотозонасы янында фотога да төште.  
Бүләкләү тантанасы мәктәп укучарының һәм шәһәребезнең иҗат коллективлары башкаруында җыр-биюле номерлар белән үрелеп барды. Тамашачыларның күңеленә аеруча да «Болгар» бию театры коллективы чыгышы, яраткан җырчыбыз Илсөяр Зарипованың моңлы җырлары, шулай ук Тукай районы Круглое Поле поселогыннан килгән Мәликә Мөһәммәтвәлиеваның «Кәрия-Зәкәрия» җыры, Алабугадан килгән кунакларыбыз – күп кенә республика конкурслары лауреаты Тәлгать Зариповның куйрайда уйнавы хуш килде.
«Шәһри Чаллы» газетасы оештырган конкурс, чын мәгънәсендә, россиякүләм бәйгегә әйләнде! Бәйгегә төрле төбәкләрдән булган 42 гүзәл хатын-кыз үз фотоларын җибәрде. Фотолар җибәрүчеләр арасында Чаллыдан гына түгел, ә Татарстанның төрле районнарыннан, шул исәптән, Теләче, Алабуга, Тукай, Кайбыч, Минзәлә, Азнакай, Кукмара, Әтнә, Актаныш һәм Казан шәһәреннән дә милләттәшләребез бар иде. Бу гына да түгел,  Башкортстанның Чакмагыш районы һәм илебез башкаласы Мәскәүдән дә  катнашучылар булды.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы җитәкчесе,  «Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Резидә Юсупова чараның хөрмәтле кунакларына, бәйгене хуплап алучыларга – Шәһәр Советы депутаты Фирдүсә Әюповага, «КамКомбанк»ның идарә рәисе Лилия  Байчуринага, 2нче гимназия директоры Айдар Гарифуллинга рәхмәтен белдерде. Резидә Мәхмүт кызы барлык җыелган кунакларыбызга рәхмәтләрен җиткерде, әлеге бәйгенең дәвамлы булачагына ышандырды.
Татар халкы элек-электән бик матур киенергә яраткан бит. Чигелгән түбәтәйләре, берсеннән-берсе матур калфаклары, бизәкле читекләре белән дан тоткан. Бу киемнәрдә халкыбызның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылыш тапкан. Әйтергә кирәк, соңгы елларда милли кием, җайлап булса да, популярлаша бара: бәйрәмнәрдә, туйларда аңа өстенлек бирелә. Бу бик куанычлы күренеш, чөнки нәкъ милли кием аша үз халкыңның гореф-гадәтләрен, тарихын өйрәнергә мөмкин. Ул халкыбызның милли горурлыгын, милли аңын, хисләрен, рухын, көчен үстерергә ярдәм итеп кенә калмый, ә аның үткәнен бүгенге көн белән бәйли, буыннар чылбырын ныгыта.
«Калфаклы бәйге» конкурсын башлап җибәргәндә дә «Шәһри Чаллы» газетасы миллилек, үзебезнең татар халкының гореф-гадәтләрен, яшәешен, матур өс-башын, милли киемнәрен күрсәтү максатларын күзаллады бит. Әлеге максатка, чын мәгънәсендә, ирештек дип әйтә алабыз!
Бәйрәмгә җыелган кунаклар арасында алып баручылар «сорау-җавап» формасында булган махсус викторина да оештырганнар иде. «Күңел» радиосының алыштыргысыз алып баручысы Ришат Хаҗиев биргән сорауларга тамашачылар тиз арада җавап табарга тырыштылар, аеруча да актив булдылар! Төп сорауга дөрес җавап бирүчегә иганәчебез – «МебельВсем» йорт җиһазлары салоныннан 3000 сумлык сертификат тапшырылды. Аңа «Калфаклы бәйге»дә катнашучы, Тукай районы Теләнче Тамак авылының мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен интернат-мәктәбе директоры Ләйсән Шамилова лаек дип табылды.
Бәйрәмдә төп җиңүче дип, Кукмара районы Чишмәбаш авылыннан Гөлшат Мөхәммәтҗанова игълан ителде. Моннан тыш, «Иң кечкенә катнашучы» номинациясендә Чаллыдан 1 яшьлек Камилла Рәхмәтуллина, «Иң татар җанлы» – «Ак калфак» республикакүләм оешмасының Алабуга бүлеге җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова, «Иң талантлы кыз» номинациясендә – 2нче гимназиядә белем алучы Зәринә Сибәгатова, «Иң актив катнашучы» – Тукай районы Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова, «Иң тәвәккәл» – Әтнә районы Иске Өҗем авылыннан Нәзирә Габдрахманова һәм «Иң мөлаем» номинациясендә Тукай районы Боерган авылы китапханәчесе Флүзә Сәлимова лаек дип табылды.
Җиңүчеләребезгә иганәчеләребез – «Золотой кристалл» зәркан кибете, «Кама коммерция банкы», «Азалия» чәчәкләр бутигыннан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, барча кеше «Чаллы Икмәге» җәмгыяте ярдәме белән әзерләнгән сыйлы табын артында чәй эчә алды. «Күңел» радиосыннан һәм «Чаллы-ТВ» телеканалыннан коллегаларыбыз бәйрәмнең мәгълүмати партнерлары булдылар.   
Әйтергә кирәк, «Калфаклы бәйге» искиткеч җылы мохиттә үтте. Барча килгән кунакларыбыз эчкерсез рәхмәт сүзләре әйттеләр, мондый бәйрәмнәрне тагын да уздыруыбызны сорадылар. Шулай булсын да ул!


Гөлия Ибатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: калфаклы бәйге безнең проект