Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Кал­фак­лы бәй­ге» бәй­рә­ме­нә рә­хим ите­гез!

«Шәһ­ри Чал­лы» га­зе­та­сы 25 июнь­дә «Кал­фак­лы бәй­ге» дип исем­лән­гән өр-яңа про­ект­ка старт бир­гән иде. Кат­на­шу­чы­лар­дан ба­ры тик бер ге­нә шарт­ны үтәү со­рал­ды. Ул да бул­са – кал­фак ки­еп төш­кән фо­то­ла­рын җи­бә­рү. Нәкъ ме­нә шу­лар­га 1 ай дә­ва­мын­да га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз бас­ма­быз­ның ин­тер­нет сай­тын­да (http://shahrichalli.ru/) ак­тив та­выш бир­де.

Ни­һа­ять, төр­ле тө­бәк­ләр­дән бул­ган кат­на­шу­чы­лар­ны, бәй­ге­без­нең җи­ңү­че­лә­рен бер сәх­нә­гә җы­яр­га ва­кыт ки­леп җит­те! Алар­ның ба­ры­сын да 24 сен­тябрь көн­не Чал­лы­ның Мул­ла­нур Ва­хи­тов исе­мен­дә­ге 2нче гим­на­зи­я­сен­дә кө­теп ка­ла­быз. Бу көн­не «Кал­фак­лы бәй­ге»гә йом­гак яса­ла­чак! Сез­не кү­ңел­ле та­ма­ша, ма­тур кон­церт но­мер­ла­ры, бү­ләк­ләү тан­та­на­сы, бәй­рәм та­бы­ны кө­теп то­ра­чак. Ча­ра сә­гать 14.00дә баш­ла­на. Мон­нан тыш, гим­на­зия би­на­сын­да сә­гать 13.30да мах­сус яр­мин­кә дә оеш­ты­ры­ла­чак. Сез уку­чы­лар һәм төр­ле өл­кә­дә­ге ча­кы­рыл­ган ос­та­лар та­ра­фын­нан ясал­ган кул эш­лә­ре, тәм­ле ри­зык­лар са­тып ала ала­чак­сыз, мас­тер-класс­лар­да кат­на­шу мөм­кин­ле­ге дә бу­ла­чак.
Әй­тер­гә ки­рәк, иң яшь кат­на­шу­чы­га ни­ба­ры – 10 ай. Шу­ңа да ка­ра­мас­тан, кеч­ке­нә Ка­мил­ла Рәх­мә­тул­ли­на да бәй­рә­ме­без ку­на­гы бу­ла­чак. Иң өл­кә­не­нә исә - 84 яшь иде. Кон­курс­ка әби­нең фо­то­сын  кы­зы Бо­ер­ган­нан Флү­зә Сә­ли­мо­ва җи­бәр­гән иде. Лә­кин, кыз­га­ныч­ка кар­шы, ул ва­фат бул­ды. Без дә бү­лә­ге­без­не тап­шы­ра ал­мый­ча кал­дык. Бәй­рә­ме­без кы­са­ла­рын­да аны да ис­кә алып үтәр­без.
Ка­дер­ле ку­нак­ла­ры­быз! Бер­нәр­сә дә үке­неч­кә кал­ма­сын! Бәй­рәм-кон­церт­ка рә­хим ите­гез! Рә­хәт­лә­неп ял итеп ки­тәр­сез!

 

Гө­лия Иба­тул­ли­на.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: калфаклы бәйге безнең проект

2
X