Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Адилә – күпкырлы талант

Талантлы кыз Адилә – Рәнис һәм Гөлназ Гариповлар гаиләсендә мәхәббәт җимеше булып дөньяга килгән беренче бала. Әти-әнисе һәм укытучылары аңа төрле яктан сәләтен ачарга булышалар.

 Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның алдынгы укучысы булудан тыш, ул матур җырлый, оста бии дә.
– Әтием инженер, әнием Кама балалар медицина үзәгендә шәфкать туташы булып эшли. Сеңлем Рәинә балалар бакчасына йөри. Гаиләдә туган телебездә сөйләшкәнгә татар телен камил беләм. Татар мохитендә уку һәм тәрбияләнү теләге көчле булганга 84 нче санлы Г. Акыш лицеена килдем. Миңа монда бик ошый, – ди ул. 
Адилә бүгенге көндә 7нче «А» сыйныфында укый. Төрле фәннәрдән олимпиадаларда призлы урыннар яулап, әти-әнисен, укытучыларын сөендерә. Хәзер дә татар, рус теле һәм математикадан олимпиадаларга әзерләнә. Аның фикеренчә, олимпиадаларга әзерләнү мәктәп программасыннан тыш, өстәмә белем алырга менә дигән мөмкинлек. «Минем белемле һәм зыялы буласым килә», – ди ул. Бу көннәрдә татар теле укытучысы Әнисә Әминова белән әдәбияттан проект эшләү белән мәшгуль алар. Моннан тыш, кыз «Земляничка» балалар бию  театрына биергә һәм җырларга йөри. Театрның республика һәм шәһәр бәйгеләрендә даими җиңүендә аның да өлеше зур. 
Адилә Гарипова – балалар сәнгать мәктәбенең дә горурланырлык укучысы. Биредә ул укытучысы Оксана Ильясова белән фортепьянода дөрес итеп уйнарга өйрәнә. «Классик сәнгатьне яратканга биредә фортепьяно классын сайладым. Вольфганг Амадей Моцарт, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин,  Иоганн Себастьян Бах әсәрләрен уйнарга, классик язучыларның китапларын укырга яратам», – ди ул. Үзе өчен генә шигырьләр дә язгалый икән. 
Замана балаларыннан аермалы буларак, ул телефон, гаджетлар белән дус түгел. Алар беренчедән, күзне бетерә, икенчедән вакытың бушка сарыф ителә, вакытны дөрес итеп бүлә белсәң, яхшы укырга, җыр-бию, музыка өлкәсендә уңышларга ирешеп була, дип саный.  
Адилә – өйдә әнисенең ярдәмчесе. Мәктәпне тәмамлагач, ул әнисе юлыннан китәргә җыена. «Чөнки сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәре – тормышта бик кирәкле һөнәр. Кешегә вакытында квалификацияле медицина ярдәме күрсәтсәң, аның гомерен саклап калып була. Мин игелекле эш башкарырга телим. Коронавирус дигән куркыныч чир дә миңа хыялларымны тормышка ашырырга киртә булмас. Бу авыруны без бергәләп җиңәрбез», – ди ул. 
Язмам герое – Адилә Гариповага киләчәк тормышында да уңышлар юлдаш булсын. Хыяллары тормышка ашсын аның. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең проект