Ишегалды нинди – кешеләр шундый!
Чаллы ишегаллары аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән. Һәр йортта кимендә бер-ике чәчәк композициясе булган подъезд яны бакчасы күрергә була. Әйе, кеше гүзәллектән дәрт һәм яшәү көче алу өчен һәрвакыт табигатькә тартыла. 48 комплекста да чәчәкләргә гашыйк кешеләр яши. Аларның тырышлыгы белән җәй буе ишегаллары ямьгә күмелә.