Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Камиллеккә чикләр юк!”

“Безнең ишегалды” республика программасы буенча шәһәрдә 26 ишегалдын төзекләндерү эшләре 97 процентка үтәлде.

Шул уңайдан шәһәр башлыгы идарә итүче компанияләргә, территориаль иҗтимагый үзидарә (ТИҮ) җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте.
“Бүгеннән үк көзге агачларны утырту буенча эш алып барырга кирәк. Төгәл график булырга тиеш. Бу шәһәрдәшләребезнең тормышын уңайлы итү өчен кирәк. Моңа район башлыклары, идарә итүче компанияләр җаваплы. Күп кенә ишегалларында чәчәк клумбалары күрәбез, аларны, гадәттә, беренче катта яшәүчеләр үстерә, карый. Үз территорияләрен төзекләндерергә теләүчеләргә утырту материаллары, семеналар, кара туфрак белән ярдәм күрсәтергә кирәк”, - диде Наил Мәһдиев.
2021 елда “Безнең ишегалды” программасы буенча 88 ишегалды тәртипкә китерәләчәк. 8 йорт алды территорияләрендә тышкы эшләр ясалып беткән. 17сендә яктырту җиһазлары куелган, калганнарында эшләр дәвам итә.

Фото: nabchelny.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наш двор