Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ишегалдында бушлай пылау

43/07 йортында яшәүчеләр төзүчеләрне сыйладылар.

Чаллыда «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын тәртипкә китерү эшләре дәвам итә. 

Быел Үзәк  район территориясендә 21 ишегалды яңартыла, аның 6сы 43нче бистәдә. Бүген 43/07 йорты ишегалдында күңелле бәйрәм булды. Бу йортта яшәүчеләр ишегалларын танымаслык итеп яңарткан өчен төзүчеләрне хөрмәтләделәр.

– Ишегалдыбыз танымаслык булып үзгәрде. Җәяүлеләр юлы, машина кую урыннары төзекләндерелде. Балаларга  спорт, уен мәйданчыклары куелды. Өлкәннәргә утырып ял итәр өчен эскәмияләр  барлыкка килде. Ишегалдыбыз якты, матур, – диде Марат Шакиров.

Төзүчеләргә рәхмәт әйтергә район башлыгы Эдуард Фәттахов та килде. Ул әлеге мөһим программа кабул итеп, Чаллыга һәрдаим ярдәм иткән өчен ТР Рәисе Рөстәм Миңехановка рәхмәт белдерде. Тәзүчеләргә рәхмәт әйтеп, рәхмәт хатлары тапшырды.

Ә 43/07 йортында яшәүчеләр төзүчеләрны тәмлы пылау, салатлар, татлы ризыклар белән сыйладылар. Кечкенә артистлар төзүче абыйларына җырлар бүләк иттеләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: набережные челны наш двор безнең ишегалды хөрмәт бушлай пылау