Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры: «Халыктан гафу сорагыз»

Ни өчен?

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән барлыкка килгән «Безнең ишегалды» программасы буенча Чаллыда эш башланды. Быел әлеге программа кысаларында 71 ишегалды яңартылачак.

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев:

«Халык белән очрашулар үткән, схемалар килешенгән һәм тиешле барлык эшләр башкарылган ишегалларында бу атнада төзекләндерү эшләрен башлагыз. Халыктан вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу сорагыз. Кешеләр дә төзүчеләрнең эшен хөрмәт итсеннәр, аларны аңласыннар иде», – диде. 

Сүз уңаеннан, программа гамәлгә кергәннән бирле, Чаллыда 680 ишегалдының 420дән артыгы тәртипкә китерелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наш двор #Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики