Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

И­ше­гал­ды нин­ди – ке­ше­ләр шун­дый!

Чал­лы ише­гал­ла­ры ал­лы-гөл­ле чә­чәк­ләр­гә кү­мел­гән. Һәр йорт­та ки­мен­дә бер-ике чә­чәк ком­по­зи­ци­я­се бул­ган подъ­езд яны бак­ча­сы кү­рер­гә бу­ла. Әйе, ке­ше гү­зәл­лек­тән дәрт һәм яшәү кө­че алу өчен һәр­ва­кыт та­би­гать­кә тар­ты­ла. 48 ком­п­лек­ста да чә­чәк­ләр­гә га­шыйк ке­ше­ләр яши. Алар­ның ты­рыш­лы­гы бе­лән җәй буе ише­гал­ла­ры ямь­гә кү­ме­лә.

Әле­ге ком­п­лекс­ның ТОС җи­тәк­че­се Ва­лен­ти­на Ма­ро­ва­ның да үзе ка­рап үс­тер­гән гөл­бак­ча­сы бар. Аның бе­лән кү­ре­шеп, 48 ком­п­лекс­ның чә­чәк бак­ча­ла­рын­да йөр­дек, әң­гә­мә кор­дык.
– Ва­лен­ти­на Гри­горь­ев­на, бу ма­тур­лык­ны бул­ды­ру өчен күп көч ки­рәк­ме?
– Май­дан алып көз­гә ка­дәр без гөл­ләр үс­те­рә­без. Күр­ше подъ­езд­лар­да­гы ахи­рәт­лә­рем Ни­на Ива­нов­на, Га­ли­на Фе­до­ров­на бе­лән бер-бе­ре­без­гә яр­дәм­лә­шеп, подъ­езд тө­бен чә­чәк­ләр бе­лән би­зи­без. Алар мин­нән, мин алар­дан үсен­те­ләр ала­быз, чи­рат­лап су си­бә­без. Чөн­ки кем­дер да­ча­да бу­лыр­га мөм­кин. Бак­ча­быз­да ро­за, ге­ор­гин, пи­он, ли­лия, ирис үсә. Алар һәр­кай­сы җәй дә­ва­мын­да төр­ле ва­кыт­та чә­чәк ата. Бы­ел ко­ры­лык сиз­дер­де. Су си­беп тор­сак да, яф­рак- бо­так­ла­ры су­сыл тү­гел, нә­зек ке­нә.
– Ком­по­зи­ци­я­ләр­не яса­ган­да нин­ди ма­те­ри­ал­лар кул­ла­на­сыз?
– Элек хә­тер­лә­сә­гез ма­ши­на тә­гәр­мә­че ки­сеп, төр­ле фи­гу­ра­лар ясап, пласт­мас ше­шә­ләр­дән фор­ма­лар те­зә идек. Хә­зер ин­де за­ман­ча ма­те­ри­ал­лар­га кү­чә ба­ра­быз. Шу­лай да 48/11 йор­ты янын­да бы­ел да бер ха­ным, кул ас­тын­да бул­ган нәр­сә­ләр­дән күр­кәм ко­по­зи­ция яса­ган. Уң­ган кул­лар­да ма­те­ри­ал тө­ре зур роль уй­на­мый. Ком­п­лек­сы­быз­да бик уң­ган ке­ше­ләр яши. Алар­га - һө­нәр, ха­лык­ка – шат­лык. Шә­һәр кон­курс­ла­рын­да кат­на­шып приз­лы урын­нан ала без­не­ке­ләр. Мин дә үз чи­ра­тын­да алар­ны җәй ахы­рын­да бил­ге­ләп үтәм, бү­ләк­ләр би­рәм.
– Чә­чәк­ләр үс­те­рү­дә сез­гә күр­ше­лә­ре­гез дә бу­лы­ша­мы?
– Алар­ның бак­ча­лар­га сак ка­ра­вы, чә­чәк­ләр­не өз­мә­ве, чүп­лә­мә­ве үзе бер яр­дәм. Чә­чәк­ләр янын­да тәр­тип бо­зу­чы күр­сә­ләр дә, ку­ып җи­бә­рә­ләр.
– Сез­нең ком­п­лек­ста “Без­нең ише­гал­ды” ТР Пре­зи­денты прог­рам­ма­сы бу­ен­ча тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре ба­ра. Сез мо­ңа шат­тыр?
– Әл­бәт­тә, шат. Юл­лар­ны, тра­ту­ар­лар­ны ки­ңәй­тә­ләр, уңай­лы ба­ла­лар мәй­дан­чы­гы ур­наш­ты­ра­лар. Көн­нән көн ком­п­лек­сы­быз ма­ту­рая. Ки­ңәй­тү эш­лә­ре гөл­бак­ча­лар­ны бе­раз та­райт­ты шу­лай да. Күп ел­лар ишек ал­ла­рын би­зә­гән таш сын­нар­ны да ал­ды­лар. Аның ка­ра­вы, юл­лар тө­зек, ише­гал­ла­ры за­ман­ча бу­ла­чак.
 

Әң­гә­мә­дәш – Ай­зи­рә Има­мо­ва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наш двор