Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Акча сорасалар шикаять юллагыз

Мәктәп директорларына, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләренә акча бирүне туктатыгыз, - дип мөрәҗәгать итте министр ата-аналарга. Соңгы мәгълүматлар буенча, быел дәүләт хезмәтендәге кешеләрнең ришвәт алуы узган елгы күрсәткечләреннән дүрт тапкырга артыграк теркәлгән. Алар арасында авыл җирлекләре башлыклары, хезмәт күрсәтү, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендәге ришвәт очраклары да бар.

"Мәктәп укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләренә, мөдирләренә ришвәт бирү дөрес түгел. Мин министр буларак үземнең хезмәткәрләремнән моны таләп итмим, район мәгариф бүлекләре җитәкчеләре дә акча сорамый, киресенчә, без ришвәткә каршы. Сез моны белергә тиеш. Акча җыю, ришвәт алу - намуссыз эш күрсәткече. Мәгариф өлкәсендәге кыенлыкларны ата-аналар хәл итәргә тиеш түгел. Моның өчен бюджеттан акча бүлеп бирелә. Ришвәткә бергә каршы торыйк, башкача без аны җиңә алмыйбыз", - ди Энгель Фәттахов.

Ата-аналарны борчыган сорауларның тагын берсе - мәктәптә, балалар бакчасында каравылда торучылар өчен акча җыю. "Бу законлымы?" дип еш кына редакциягә шалтыратучылар да бар. Министр исә балаларның куркынычсызлыгы беренче чиратта, шулай да моның өчен шәхси оешмаларны җәлеп итү мәҗбүри түгел, дип аңлатты. "Мәгариф оешмаларындагы каравылчыларга түләү мәсьәләсен хәл итүдә махсус механизмнар бар, моны директорлар белә. Бу өлкәдә закон бозулар булырга тиеш түгел. Мәгариф өлкәсендә ришвәт очраклары белән очрашсагыз, министрлыкка мөрәҗәгать итегез. Чарасын күрербез", - диде Энгель Фәттахов.

Ата-аналарны акча җыярга мәҗбүр итсәләр, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү һәм контроль департаментына мөрәҗәгать итәргә була. Шулай ук (832) 237-74 -94 «кайнар» элемтә номеры аша шикаятьләр юлларга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев