Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Андрей Кузьмин: "Татарстан-24" – төбәк телеканалларын коткару чарасы

Казанда "Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә "Төбәк телевидениесе яңалыклары" семинарында "Татарстан-24" телеканалы концепциясе тәкъдим ителде. ""Татарстан-24" телеканалында сюжетларның сыйфат стандартларын булдыру бурычы тора", - диде "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин Татарстан районнары телевизион редакцияләре өчен оештырылган семинарда. "Татмедиа"нең конференц-залында оештырылган "Төбәк телевидениесе яңалыклары" семинарында тележурналистларга "Татарстан-24" телеканалы концепциясе тәкъдим ителде....

Казанда "Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә "Төбәк телевидениесе яңалыклары" семинарында "Татарстан-24" телеканалы концепциясе тәкъдим ителде.

""Татарстан-24" телеканалында сюжетларның сыйфат стандартларын булдыру бурычы тора", - диде "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин Татарстан районнары телевизион редакцияләре өчен оештырылган семинарда. "Татмедиа"нең конференц-залында оештырылган "Төбәк телевидениесе яңалыклары" семинарында тележурналистларга "Татарстан-24" телеканалы концепциясе тәкъдим ителде.

"Бүгенге көндә "Татарстан-24" - төбәк телеканалларын коткару чарасы булды, дип әйтеп була. Апрель аеннан барлык тәбәк каналлары кабельнең 50-60 нче төймәләренә күчеп, тапшыруларны караучылар саны кимер иде. Закон нигезендә беренче 20 каналда төбәк хәбәрләре булырга тиеш түгел. "Татарстан-24" Казанда 22 нче төймәдә урнашкан, хәзер барлык районнарда да шул төймәдә булуы турында сөйләшүләр бара", - диде Андрей Кузьмин.

"ЭФИР-24" һәм "KZN" телеканаллары берләштерелеп, сентябрь-октябрь айларында яңалыклар белән баетылып, хәзер "Татарстан-24"тә яңалыклар һәр сәгать саен чыга. Безнең алда "Татарстан-24" телеканалында сюжетларның сыйфат стандартларын булдыру бурычы тора. Шул сәбәпле мондый семинарлар 3 айга бер оештырылачак", - дип хәбәр итте "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X