Шəhри Чаллы

"Бердәм Россия" партиясенең 36нчы конференциясе булды

Анда делегатлар, Татарстан Дәүләт Советы һәм шәһәр Советы депутатлары катнашты

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында "Бердәм Россия" партиясенең 36нчы конференциясе булды.

Анда делегатлар, Татарстан Дәүләт Советы һәм шәһәр Советы депутатлары катнашты. Партиянең җирле бүлек җитәкчесе Наил Мәһдиев башкарылган эшләр турында хисап тотты. Аның әйтүенчә, шәһәрдә 5 ел эчендә шактый күп эш башкарылган. Менә аларның кайберләре: 939 алданган өлешче фатирлы булган, быел 660 урынга исәпләнгән 3 балалар бакчасы төзелде, 5 се капиталь төзекләндерелде, "Энергетик" мәдәният сарае, балалар сәнгать мәктәбе, йортлар, юллар, "Нур" яшьләр үзәге капиталь төзекләндерелде. 30 елдан соң театр сөючеләрнең хыялы тормышка ашты-Чаллы татар дәүләт драма театры яңа бинага күчте. Ул шәһәр, республика, федераль казна акчасына төзелде. Моның өчен шәһәр хакиме Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинага рәхмәт белдерде.

"Бердәм Россия - конкрет эшләр партиясе. Киләсе 5 елда да без Чаллы шәһәре үссен өчен тырышып эшләрбез", - диде Наил Мәһдиев. Конференциядә шәһәр мэры урынына Наил Мәһдиев кандидатурасын шәһәр советы сессиясенә  тәкъдим иттеләр. 23 сентябрьдә узачак сессиядә аның урынбасары, даими комиссия рәисләре билгеләнәчәк.

Зөлфия Фоатова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: