Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда 800 квадрат метрга кадәр мәйданлы сәүдә объектлары ачыла

Бүгенге көннән Татарстан Республикасында аерым керү урыны булган 800 кв метрга кадәр мәйданлы сәүдә объектлары эше рөхсәт ителгән.

Чаллы сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектлары эшен яңадан торгызуның әзерлеге турында Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев сөйләде: "Чикләү чараларын этаплап бетерү сәбәпле, җәйге верандаларны оештыру буенча 36 хуҗалык итүче субъектның өстәмә чараларына карата күрсәтмә бирелде. Чаралар, нигездә, үтәлә. Дүрт субъектка ачылуга рөхсәт бирелмәгән, аларның икесе ачылуга әзер түгел, икесенә карата безнең хезмәт, район администрацияләре, Башкарма комитетның кулланучылар хезмәтләре бүлеге тарафыннан кисәтүләр бирелде", - дип билгеләп үтте ул.

Наил Мәһдиев Роспотребнадзорга ачыла торган биналарда санитар-эпидемиология кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотарга йөкләмә бирде: "Барлык сәүдә предприятиеләре тынычлап эшли ала. Муниципалитетлар арасында пассажирлар йөртү рөхсәт ителә, балалар һәм спорт мәйданчыклары ачыла. Бүгенге көннән эшли башлаячак учреждениеләр һәм оешмаларга игътибар белән карагыз. Мин 800 кв метрга кадәр сәүдә объектларын күз алдында тотам. Монда безнең Җиңү паркы да, ГЭСтагы ял һәм мәдәният паркы да эләгә. Бүгенге көндә сәүдә объектларын да, кешеләр күпләп була торган урыннарда да чикләүләр йомшартыла. Әмма сезнең контрольне беркем дә бетермәде", - дип билгеләде мэр, Илгизәр Бариевка мөрәҗәгать итеп.

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация