Чаллыда ковидка каршы яңа чикләүләр кертеләме?
Пандемия башланганнан бирле Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 5 798 очрагы теркәлгән.
Коронавирусның яңа штаммы — «омикрон» аркасында Чаллыда яңа чикләүләр кертелергә мөмкин. Якын көннәрдә Автокалада оператив штаб утырышы узачак, анда предприятие һәм учреждение җитәкчеләрен дә чакырачаклар. Очрашуны мэр Наил Мәһдиев үткәрергә кушты.
«Безгә алга таба ничек яшәргә һәм эшләргә, әйдәгез, шул хакта фикер алышыйк әле. Медицина учреждениеләрендә урыннар булдыру буенча тагын нинди чаралар күрергә кирәк, кеше күп була торган урыннарда инде өстәмә чикләүләр кертү таләп ителәдер, мөгаен. Мәскәүдә һәм башка кайбер төбәкләрдә коронавируска бәйле хәлләрне күреп торабыз. Барыбыз да моңа әзер булырга тиеш һәм билгеле бер чаралар күрергә кирәк», — дип искәртте мэр.
Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев билгеләп үткәнчә, шәһәрдә коронавируска каршы кисәтү чаралары үтәлешен контрольдә тоту, сәүдә, җәмәгать туклануы, сәнәгать предприятиеләре, белем бирү һәм медицина учреждениеләре һ.б. объектларда тикшерүләр дәвам итә.
Бариев сүзләренчә, пандемия башланганнан бирле Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 5 798 очрагы теркәлгән. Шәһәр күрсәткече 100 мең кешегә 1103,6га тигез, бу республика күләмендәге уртача күрсәткечтән 6,5 процентка кимрәк.
Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 07:50«Бик сагынсаң әгәр...» көлдерде дә, уйландырды да Музыкаль спектакльдә билдән түбән юмор, пычрак сүзләр, ямьсез, күңел кайтаргыч күренешләр юк.4201
-
22 май 2022 - 18:47Татарстанда йомыркага, кәбестәгә һәм кыярга бәяләр үзгәрде Бигрәк тә тавык йомыркасы арзанайган. Бу чорда ул 5 процентка төшкән, аның дистәсе 77 сум булса, хәзер 73 сум тора.14801
-
22 май 2022 - 18:32Соңгы кыңгырау бәйрәменә әзерләнгәндә укучы баланың гомере өзелгән Бу аяныч хәл Чиләбе өлкәсендә булган.19000
-
22 май 2022 - 18:18Кайчан җылатачак? Синоптиклар фаразы Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк.21400
-
21 май 2022 - 17:20Чаллыда беренче «Пятачок» үтте - ФОТОРЕПОРТАЖ Чаллының Җиңү паркында күңелле чара - «Пятачок» узды. Ничә елдан соң әлеге кичке уеннарны, җыр-биюле бәйрәмнәрне шәһәрнең бердәнбер татар газетасы - "Шәһри Чаллы" торгызды.21100
-
21 май 2022 - 08:28Артистка Гөлфия Фәйзерахманова: «Премьераны башка көнне дә карап була, пятачокка килдем...» Чарабыз тамашачыларыбызга ошады, аларның күбесе: «Киләсе пятачок кайчан була, киләбез», – дип киттеләр.24003
-
21 май 2022 - 07:49Юбилеегыз котлы булсын, Рамил Робертович! Рамил Робертович, коллективыгыз белән туган телебезне яратучы, татар булуы белән горурланырлык шәхесләр үстергәнегез, татар матбугатын үстерүгә зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәт Сезгә.25904
-
20 май 2022 - 22:42Гармунчы Фәнис Гыйниятов : “Пятачок”лар дәвамлы булсын иде Бүгенге "пятачок"та күп танышларымны очраттым, рәхәтләнеп күрештек, аралаштык. Күренеп тора - кешеләр гармун көйләрен тыңларга сусаган.25000
-
20 май 2022 - 17:35Җырчы Айдар Галимовны нәрсә борчый? Без шуны тапшыра алдык микән дигән сорау мине борчый, әлбәттә.23602
-
20 май 2022 - 16:24"Изге Болгар җыены-2022" бәйрәм программасы Әлеге истәлекле чарада шәһәребездән дә бер төркем мөселман кардәшләребез иртәнге 3 тә 4 автобуста юлга кузгалачак.24700
-
20 май 2022 - 15:49Ял көннәрендә җепшек кар явачак Температура югары күтәрелми: төнлә 0..+5 градус, урыны белән -2 градуска кадәр суык булачак.23600
-
20 май 2022 - 13:53Бер урам "Руслан Кираметдинов" исемен йөртәчәк Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә үзе хәбәр итте.58301
-
13 гыйнвар 2018 - 12:3511 бистәдә янгын
-
29 ноябрь 2017 - 06:59Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев: Татар телен белмәү - үз анаңа хыянәткә тиң
-
20 май 2022 - 20:15Чаллыда 30 елдан соң беренче тапкыр «Пятачок» үтте (фотолар+видео)Күңелле бәйрәм кичәсенә чаллылылардан тыш, якын тирә район-шәһәрләрдә яшәүчеләр дә килде.68203
Газета выходит два раза в неделю, по средам и пятницам. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: "Шəhри Чаллы"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-67912 от 06.12.2016
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Юсупова Резида Махмутовна
Адрес редакции: РТ, город Набережные Челны, бульвар Юных Ленинцев, 9
Телефон редакции: 57-01-19
О фактах коррупции сообщить по электронному адресу: shahri_chally@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика