Чаллыда әнисе һәм кызы мәчет төзелешенә дип, акчалы конверт калдырып киткән
Көн темасы

Чаллыда әнисе һәм кызы мәчет төзелешенә дип, акчалы конверт калдырып киткән

Дин әһелләре аны ачып карасалар шактый күләмдә акчага тап булганнар - (дәвамы)

Изге айда – сокландыргыч гамәл. Шәһәребездә төзелеп килүче “Җәмигъ” мәчете төзелешенә дип, әниле-кызлы шәһәрдәшләребез конверт калдырып киткәннәр. Дин әһелләре аны ачып карасалар 20 мең сум акчага тап булганнар. Шулай ук открытка эченә Айсылу исемле кыз: “Без бу акчаны әнием Римма белән мәчет төзелешенә үз өлешебезне кертү өчен җыйдык. Аллаһ бу гамәлебезне кабул итсә иде”, - дип язып та куйган. 
"Шәһәрдәшләребезнең бу күркәм гамәленнән күңелләребез тулды. Аллаһ алардан разый булсын. Шөкер, икътисадый авыр шартлар булса да, хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләр кимеми", - ди “Җәмигъ” мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов.

Мәгълүм булганча, агымдагы елның беренче кварталында мәчет төзелеше фондына кергән акчаның 2 млн 125 мең сумы нәкъ менә гади халык сәдакасыннан җыелган. Бу хакта язманы моннан укый аласыз.
Исегезгә төшерәбез, мәчет төзелешенә финанс ярдәмен интернет-сайт аша да күрсәтергә була. Моның өчен https://fondjamig.ru сылтамасы буенча кереп, тәкъдим ителгән реквизитлардан гына файдаланырга кирәк. Шунда ук куар-код аша түләү мөмкинлеге дә булдырылган.

Илшат Солтанов

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев