Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда янәдән диспансеризация үтеп була

Диспансеризацияне узу өчен беркетелгән поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пациентка кирәкле тикшеренүләр җыелмасы, консультацияләр күрсәтелгән маршрут кәгазе бирелә.  

Мәсәлән, диспансеризациянең беренче этабында 45 яшьлек гражданнар ашкайнату органнары авыруларын иртә диагностикалау өчен онкоскрининг һәм ФГДС узалар – бу яшьтә инде яман шешләр ачыклана.

«7 нче шәһәр поликлиникасында пациентлар 234 кабинетка мөрәҗәгать итәләр. Пациентларга уңайлы булсын өчен, без диспансеризациянең беренче этабы тикшерүләрен бер кабинетта берләштердек диярлек. Пациентларны телефон һәм СМС - хәбәрләр буенча чакырабыз», - дип билгеләп үтте профилактика бүлеге мөдире Денис Сафиуллин.  

Исегезгә төшерәбез, диспансеризация вакытына хезмәткәрләр уртача хезмәт хакын саклап калып, 1 эш көненә эштән азат ителергә хокуклы. Пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр һәм эшләүче пенсионерлар – 2 эш көненә.

Диспансеризация узу – бик мөһим һәм кирәкле. Әйтик, 7 нче поликлиникада узган ел диспансеризация барышында 628 пациентның беренче тапкыр авырулары ачыкланган. Болар – яман шеш, шикәр авыруы, кан әйләнеше системасы авырулары, сулыш һәм ашкайнату органнары патологиясе. Бу пациентларның барысы да поликлиника табибларының диспансер күзәтүенә алынды. 

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация