Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыдагы күпер ябылып торачак

ГЭС бистәсе һәм Мәләкәс аръягын тоташтыручы юл һәм күпер төзекләндерелә. Әлеге эшләрне «РБР 16» генераль директоры, Шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллин җитәкли. Урында эш барышы белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә танышты.

Күперне яңарту өчен 1 миллиард 86 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Быел аның 400 млн сумы үзләштерелә, калганы 2022 елда башкарылачак эшләргә тотылачак.
Проект буенча юл дүрт полосалы булачак. Моның өчен төзүчеләргә күпернең дүрт төп терәге өстенә, 102 метр озынлыкта бетон ослекләр булдырырга кирәк. Киләчәктә алардан капма-каршы юнәлештә хәрәкәт оештыру күздә тотыла.
– Декабрь ахырына кадәр күпер өслегенең бер ягына бетон салып бетерәбез. Икенче ягы – мартка планлаштырылган, – ди Таһир Сөнгатуллин.
Күпер төзекләндерү белән беррәттән урында чистарту корылмаларын да ясау бара.
– Белгәнегезчә, шәһәр  нибары 25 процентка гына ливневкалар белән тәэмин ителгән, хәзер бу хәлне төзәтү өстендә җитди эш алып барабыз, – диде Наил Мәһдиев.
– Биредә ике чистарту корылмасын урнаштыру каралган, – дип аңлатты Таһир Сөнгатуллин. Бу корылмалар күпердән төшкән суны гына түгел, Мәләкәс аръягында җыелганын да, ГЭС бистәсе ягыннан төшкән суларны да җыячак.
Төзекләндерү эшләре барган вакытта Мәләкәс аръягы һәм ГЭС бистәсе ягыннан юл ябылып торачак. Төзүчеләр биредә хәрәкәтне 22 ноябрьдән чикләргә тели, тик шәһәр башлыгы башта эш графигын күрсәтергә кушты.
– Юлны ябу, әлбәттә, уңайсызлыклар тудыра. Әмма юлны япмыйча гына мондый эре инженерлык корылмаларын төзеп булмый. Бераз сабыр итсәк, киләчәктә матур һәм уңайлы юллардан йөрербез, – диде шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев.
Бүгенге көндә биредә 70 кеше хезмәт куя, алар ял коннәрсез  эшлиләр. Контрактта күрсәтелгәнчә күпердәге төзекләндерү эшләре 2022 елның октябрендә тәмамланырга тиеш.

Зөһрә Вәлитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация