Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллы – туган йортыбыз

Республикабызда санитар-экологик чистарту буенча ике айлык башланды. Май ахырына кадәр барлык табигатьне саклау хезмәтләре, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары санитар-экологик чистарту буенча дәвамлы эш алып барачак. ...Яз җитүен бер яктан сөенеп каршы алабыз: ямьле, җылы көннәр җитә. Икенче яктан бу чор мәшәкатьләр, җыештыру өмәләре вакыты да....

Республикабызда санитар-экологик чистарту буенча ике айлык башланды. Май ахырына кадәр барлык табигатьне саклау хезмәтләре, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары санитар-экологик чистарту буенча дәвамлы эш алып барачак.

...Яз җитүен бер яктан сөенеп каршы алабыз: ямьле, җылы көннәр җитә. Икенче яктан бу чор мәшәкатьләр, җыештыру өмәләре вакыты да. Карлар эреп, җир ачылгач, кышкы "гөнаһларыбыз" күренә башлый: кая карама чүп-чар. Шәһәр урамнарында безнең әхлагыбыз көзгесе булып шушы чүп, пычрак өемнәре күзгә чалына. Бигрәк тә торак йортлар яныннан узганда. Балконда тәмәке тартып, аның төпчеген җиргә ыргытканнар. Кыш буена дәвам иткән бу хәлнең нәтиҗәсе газоннарда күренә. Алай гына да түгел, Чаллы иң эчкече шәһәр икән дигән тәэсир кала. Тәрәзәдән, балконнардан ыргытылган күпсанлы сыра, аракы шешәләре шушы хакта сөйли. Кешеләр ни өчен чүп-чарларны урамга аталар соң? Ишек алдын җыештыручыларны хөрмәт итмәү бер хәл, үзләренең әдәп-әхлаклары менә шулай чамалы гына бугай. Ел саен яз җиткәч, өмәләр ясап җыештырырга тотынабыз.

Быел шәһәркүләм өмә 19 апрель көнне үтәчәк. Инде традициягә әйләнгән бу чара Чаллыны пычраклыктан саклап килә. Урамнарны, ишек алды биләмәләрен, юл читләрен, бакча, парк, скверларны тырмалап, себереп, җыештырып рәткә кертәбез. Яшь агачлар утыртып та файдалы эш башкарыла. Өмәләрнең әһәмияте әйтеп бетергесез. Беренчедән, шәһәребез чистарып калса, икенчедән, яшь буынны физик хезмәткә тартабыз.

Санитар-экологик чистарту буенча ике айлыкта быел "Агач утырт!" исемле акция үтәчәк. Шәһәрдә ул 25 апрельдән башлап 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Бигрәк тә предприятие, оешмалар, офислар урнашкан биналар тирәсен яшелләндерү кирәк.

Бездә нигәдер торак йортларда яшәүчеләр үз ишек алларын җыештырырга чыкмыйлар. Эшкә йөрүче кешеләрне аңлап була әле, өйдә яткан сәламәт яшьләр, пенсионерлар өмәгә атлыгып тормыйлар. Янәсе, ТКХ хезмәткәрләре эше бу, шуның өчен акча алалар, әйдә, чистартсыннар дигән караш яши.

Ике айлыкта 969 балалар мәйданчыгы һәм 10 меңнән артык утыргычлар, эскәмияләр төзекләндереләчәк. Җылы көннәр башлангач, чәчәкләр утыртылачак. Быел шәһәребездә Чәчәкләр бәйрәме дә яңача үтәчәк, бакчалар һәм парклар фестивале булачак. Анда катнашучыларга дөнья бакчалары үрнәкләрен ясарга тәкъдим итәләр.

...Әйе, шәһәребезнең чисталыгы, матурлыгы үзебездән тора. Читтән килгән кунаклар алдында йөзебез кызармасын, балаларыбыз саф һава сулап үссен, үзебезгә дә чиста урамнардан узу күңелле булсын өчен көчебезне кызганмыйк. Җыештырудан бигрәк чүпләмик! Туган шәһәребез белән горурланып, аны кадерләп яшик! Чаллы - туган йортыбыз!

Мирһади Разов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев