Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда бәби тартмасында табылган сабый әти-әниле булды

Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәгендә куелган бәби тартмасына быелның 27 гыйнварында яңа туган сабыйны калдырып киткәннәр иде. Аңа Мария, дип исем бирделәр. Шушы көннәрдә генә кызчык әти-әниле булды. Сабыйны алырга теләүчеләр шактый иде. Махсус комиссия аланы җентекләп сайлап алды. Машаны 40 пар һәм ялгыз хатын-кызлар үзләренә алырга теләк белдерде. Балалар...

Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәгендә куелган бәби тартмасына быелның 27 гыйнварында яңа туган сабыйны калдырып киткәннәр иде. Аңа Мария, дип исем бирделәр. Шушы көннәрдә генә кызчык әти-әниле булды. Сабыйны алырга теләүчеләр шактый иде. Махсус комиссия аланы җентекләп сайлап алды. Машаны 40 пар һәм ялгыз хатын-кызлар үзләренә алырга теләк белдерде. Балалар йортыннан тәрбиягә бала алырга чират торучылар да, тудыру йортларында калдырып кителгән нарасыйларны үз гаиләләренә бирүләрен сораучылар да Машаны үзләренеке итәсе килде.Шунысы аянычлы, Чаллыда быел тудыру йортында 9 ана үз сабыен калдырып киткән.

Машаны алган пар аның исемен, туган көнен һәм елын үзгәрткән. Бу закон буенча рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев