Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда быел үзәк чыршыны куярга урын бармы?

Тиздән Яңа ел җитә. Быел Чаллыда үзәк чыршыны кайда урнаштырырлар икән? Инде күп шәһәрдәшләрне шул сорау борчый башлаган. Ни дисәң дә чыршы куела торган Азатлык мәйданында ремонт эшләре бара бит. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев быел да чыршының Азатлык мәйданына куелуын белдерде. Ул мәйданның уртасына урнаштырылачак. Биредә инде төзелеш материалларын, чүп-чарны...

Тиздән Яңа ел җитә. Быел Чаллыда үзәк чыршыны кайда урнаштырырлар икән?

Инде күп шәһәрдәшләрне шул сорау борчый башлаган. Ни дисәң дә чыршы куела торган Азатлык мәйданында ремонт эшләре бара бит. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев быел да чыршының Азатлык мәйданына куелуын белдерде. Ул мәйданның уртасына урнаштырылачак. Биредә инде төзелеш материалларын, чүп-чарны чистарту башланган. Мәйдан тәртипкә китерелә, кар яугач биредә бар да яхшы булачак, шугалаклар, таулар, башка атракционнар кую өчен дә урын җитәрлек. Чыршының үзен декабрь аенда урнаштыра башлаячаклар. Һәм аны 20 декабрь тирәләрендә ачу турында уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев