Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда егетләр армиягә теләп бара башлаганнар

Язгы чакырылыш дәвам итә. 1-2 июль көннәрендә Чаллыдан армия сафларында хезмәт итәргә 397 үсмерне озаттылар. Бу хакта шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә хәрби комиссар Рәшид Ильясов хәбәр итте. Аларның күбесе Чаллы шефлык иткән Кара диңгез флотына, Президент полкына җибәрелде. Чаллы егетләрне армиягә озату планын ел саен арттырып үти. Язгы чакырылышта да...

Язгы чакырылыш дәвам итә. 1-2 июль көннәрендә Чаллыдан армия сафларында хезмәт итәргә 397 үсмерне озаттылар. Бу хакта шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә хәрби комиссар Рәшид Ильясов хәбәр итте. Аларның күбесе Чаллы шефлык иткән Кара диңгез флотына, Президент полкына җибәрелде.

Чаллы егетләрне армиягә озату планын ел саен арттырып үти. Язгы чакырылышта да бу сан 110% ка кадәр җиткән. "Хәзер күпчелек үсмерләр үзләре теләп хезмәт итәргә китәләр", диде комиссар. Быел инде 2000 елда туган малайларны медицина комиссиясенә чакыра башлаганнар. 2091 үсмернең 298енә сәламәтлеге какшау аркасында армиягә барырга ярамый, дип табылган. 170 кешегә дәваланып кабат комиссия үтәргә кушылган. Ә 1623 егет сау-сәламәт хәрби хезмәткә барырга әзер икән.

Быел Чаллыда хәрби хезмәткә чакырылыштан качып йөрүче 95 егетне хокук саклау органнары җавапка тарттырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев