Шəhри Чаллы

Чаллыда эшсезләр саны кимегән

Соңгы мәгълүматлар буенча, Яр Чаллыда 1271 рәсми теркәлгән эшсез исәпләнә, бу узган хисап датасы белән чагыштырганда, 39 кешегә кимрәк. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай ук эшсезләр саны Түбән Камада, Яшел Үзәндә, Алабугада, Кама Аланында, Чистайда һәм Менделеевскида...

Соңгы мәгълүматлар буенча, Яр Чаллыда 1271 рәсми теркәлгән эшсез исәпләнә, бу узган хисап датасы белән чагыштырганда, 39 кешегә кимрәк. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук эшсезләр саны Түбән Камада, Яшел Үзәндә, Алабугада, Кама Аланында, Чистайда һәм Менделеевскида кимегән. Түбән Камада 1013, Яшел Үзәндә -463, Алабугада - 380, Кама Аланында - 338, Чистайда -257, Менделеевскида - 70 эшсез теркәлгән.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/06/143874/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: