Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда Ризаэтдин Фәхретдин укулары уза

Чаллыда Татарстанның татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары, музей җитәкчеләре, тәрбия эшләре өчен җаваплы мәктәп мөдирләре урынбасарлары катнашында Риза Фәхретдин укулары уза. Әлеге педагогик чара шәһәрнең 52нче санлы мәктәбендә үткәрелә. Укуларда "Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк", "Ризаэтдин Фәхретдин мирасы һәм бүгенге заман", "Тәрбия өлкәсендә Риза Фәхретдин хезмәтләре" һәм башка чыгышлар...

Чаллыда Татарстанның татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары, музей җитәкчеләре, тәрбия эшләре өчен җаваплы мәктәп мөдирләре урынбасарлары катнашында Риза Фәхретдин укулары уза.

Әлеге педагогик чара шәһәрнең 52нче санлы мәктәбендә үткәрелә.

Укуларда "Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк", "Ризаэтдин Фәхретдин мирасы һәм бүгенге заман", "Тәрбия өлкәсендә Риза Фәхретдин хезмәтләре" һәм башка чыгышлар булачак. Шушы чара барышында ясалган фәнни чыгышларга, күтәрелгән мәсьәләләргә йомгак-нәтиҗә ясау, бәя бирүләр дә каралган.

Анда бик күп укытучыларның укытучысы булган галим, профессор Хатыйп Миңнегуловның катнашуы һәм чыгышы да көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев