Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыда террорчылыкка каршы көрәш буенча шәһәркүләм бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды

Чаллының "Нур" яшьләр үзәгендә "Террорлык һәм экстремизм белән көрәш буенча профилактик эшчәнлек" темасына тикшеренү эшләре шәһәр бәйгесенә йомгак ясалды. Аның җиңүчеләрен Тәрбия эшләре буенча югары һәм һөнәри уку йортларының проректорлар советы утырышында билгеләделәр. Бәйгегә уннан артык эш тапшырылыды. Катнашучылар арасында шәһәребезнең медицина, педагогия, Е.Н. Батенчук исемендәге төзелеш көллияте, В.Г. Тимирясов...

Чаллының "Нур" яшьләр үзәгендә "Террорлык һәм экстремизм белән көрәш буенча профилактик эшчәнлек" темасына тикшеренү эшләре шәһәр бәйгесенә йомгак ясалды.

Аның җиңүчеләрен Тәрбия эшләре буенча югары һәм һөнәри уку йортларының проректорлар советы утырышында билгеләделәр.

Бәйгегә уннан артык эш тапшырылыды. Катнашучылар арасында шәһәребезнең медицина, педагогия, Е.Н. Батенчук исемендәге төзелеш көллияте, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының Яр Чаллы филиалы, Кама сәнгать һәм дизайн институты, Яр Чаллы педагогия университеты студентлары бар иде. Алар Халыкара толерантлык көнендә үз эшләрен якладылар.

Югары уку йорты студентлары арасында иң яхшы эш авторлары исемен В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының Яр Чаллы филиалы студентлары - Алия Рахматуллина һәм Екатерина Погодина алдылар. Икенче урында - Яр Чаллы педагогия университеты студентлары Рузил Шарашев, Әмирхан Мурзакаев һәм Андрей Арсланов. Өченче баскычта - Кама сәнгать һәм дизайн институты студентына Данил Сафеев.

Һөнәри уку йортлары студентлары арасында беренче урынга педагогия көллияте студенты Екатерина Кошкина чыкты. Икенче урын - медицина көллияте студенты Вероника Завьялова, өченче - В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының Яр Чаллы филиалы көллиятенең студенты Сархан Рзаевка бирелде. ЧДПУ ның студенты Регина Маркова махсус бүләккә лаек булды.

Бәйгдә катнашучылар дипломннар, ә җиңүчеләр акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр. Аларны Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча хаким ярдәмчесе Алексей Тарабукин, "Нур" яшьләр үзәгенең директоры Игорь Чернышов һәм "Яшь галимнәр, аспирантлар һәм студентлар" оешмасының җитәкчесе Айдар Нуруллин тапшырды. Мөхтәрәм кунаклар билгеләп үткәнчә, бәйгегә тапшырылган эшләр югары сыйфатлы булуы белән аерылып тордылар. Димәк, яшьләр халыкара җәмәгать куркынычсызлыгы һәм этникара мөнәсәбәтләр бозылу мәсьәләләренә битараф түгел. Әлеге проблема өстендә күмәкләшеп эшләү киләчәктә аның юкка чыгыуны ярдәм итәр, дигән өмет тә белдерделәр алар.

Чара Яр Чаллы мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идерәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге, "Яшь галимнәр, аспирантлар һәм студентлар" оешмасы һәм "Нур" яшьләр үзәге ярдәме белән оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев