Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыга “Ford-Sollers” килде

Шушы көннәрдә "Ford-Sollers" Россия-Америка предприятиесе безнең шәһәрдә җиңел автомобильләр заводы ачты. Яңа проектны тормышка ашыру әлеге компаниягә 400 млн долларга төште. Ләкин, иң мөһиме, 1200 шәһәрдәшебез эш урыннары белән тәэмин ителәчәк. Яңа автомобильнең тагын бер өстенлеге (!) - ул тулысынча Россиядә эшләнгән запас частьлардан җыела. Ә хакына килгәндә, субкомпактлы кроссоверның...

Шушы көннәрдә "Ford-Sollers" Россия-Америка предприятиесе безнең шәһәрдә җиңел автомобильләр заводы ачты. Яңа проектны тормышка ашыру әлеге компаниягә 400 млн долларга төште. Ләкин, иң мөһиме, 1200 шәһәрдәшебез эш урыннары белән тәэмин ителәчәк. Яңа автомобильнең тагын бер өстенлеге (!) - ул тулысынча Россиядә эшләнгән запас частьлардан җыела. Ә хакына килгәндә, субкомпактлы кроссоверның Россиядә сатылу бәясе 699.000 сумнан да ким булмаячак. Завод конвейерыннан елына 115 мең данә автомобиль чыгуын да исәпкә алсак, үзебездә җитештерелгән әлеге "вездеход"ка кытлык булмаячак.

Яңа завод ачылу тантанасында Россия хөкүмәте рәисе Д.Медведевның катнашуы әлеге проектның илкүләм әһәмияткә ия булуын дәлилли. Чыннан да, ике ил арасындагы сәяси мөнәсәбәтләр киеренкеләнгән чорда, Америка эшлекле даирәләренең Татарстан автомобиль сәнәгатенә шундый җитди инвестицияләр белән килүе очраклы гына түгел. Димәк, үзара хезмәттәшлекнең алга таба да дәвам итүенә ышаныч белдерә алар. Гомумән, безнең республика инвестицияләр җәлеп итү өчен иң тотрыклы төбәк икәнен дистә еллар дәвамында раслап килә. Дөньяви стандартларга җавап бирүче "Ford Explorer Sport" моделен "Алабуга" аерым икътисад зонасындагы завод инде 2011 елның 1 октябреннән бирле җитештерә. Ә 2013 елдан биредә Россия шартларына яраклаштырылган тагын 5 яңа модельне җыюга күчтеләр. Санкцияләр өстәлеп торуга карамастан, Америка автомобиль бизнесы Россиядән, төгәлрәге, Татарстаннан китәргә җыенмый.

"Ford-Sollers"ның генераль директоры Тед Каннис әйтүенчә, бүгенге катлаулы чорда Чаллы җирлегендә В-сегментын җитештерүгә алыну ике як өчен дә икътисадый һәм сәяси әһәмияткә ия. "Сыйфаты һәм технологик мөмкинлекләре иң таләпчән сатып алучыны да кызыксындырырлык, иркен салонлы һәм уңайлы, өстәвенә, теләсә нинди юллардан да үтәргә сәләтле автомобильнең бәясе дә артык кыйммәт түгел", дип ассызыклый бизнесмен.

Россия сатып алучысы өчен бусы бераз бәхәслерәк, әлбәттә. Узган 9 айда гына Россия базарында әлеге модельне сату күләме 41,2 процентка кимеде. Ләкин безнең халыкта һәр яңа ниятне хәерле сәгатьтә дип, өметләр баглап кабул итә торган күркәм гадәт яши. Яңа автомобильгә дә озын гомер телик. Мөмкин кадәр күбрәк сатып алучыларның күңеленә хуш килсен яңа кроссовер һәм күбрәк сатылсын! Йөк автомобильләре эшләп чыгару линияләре туктатылып, КАМАЗ кризис кичергән бүгенге чорда бу өмет барыбызга да бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев