Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллыга яңа ел рухы керә башлады

Чаллыны Яңа ел бәйрәменә бизи башладылар, урамнарга төсле утлар эләләр, баганаларга чыршы, кыш бабай, кар бөртеге фигураларын сүрәтләгән иллюминацияләр куялар. Быел да төп чыршы "Азатлык" мәйданына куела, ул узган елдагыдан ике метрга биек булачак. Төсләре дә үзгәрәчәк. Шәһәрнең баш архитекторы Алмас Идрисов әйтүенчә быел бу мәйдан тоташ боз катогы итеп...

Чаллыны Яңа ел бәйрәменә бизи башладылар, урамнарга төсле утлар эләләр, баганаларга чыршы, кыш бабай, кар бөртеге фигураларын сүрәтләгән иллюминацияләр куялар.

Быел да төп чыршы "Азатлык" мәйданына куела, ул узган елдагыдан ике метрга биек булачак. Төсләре дә үзгәрәчәк. Шәһәрнең баш архитекторы Алмас Идрисов әйтүенчә быел бу мәйдан тоташ боз катогы итеп ясалачак. Анда асылмалы күперләр, баскычлар куела. Шулай ук балалар өчен шома таулар ясала. "Азатлык" мәйданында үскән агачларга да төсле утлар эленәчәк, алар бик матур күренәчәк, ди архитектор.

Чаллыны шулай ук шәһәргә кергән Сарман һәм Әлмәт ягыннан да бизәү күздә тотыла. Сидровка бистәсенә исә аеруча игътибар бирелә, биредә парк узган елдагыдан да матуррак булачак. Биредә үткән яңа елдан бирле чыршы каркасын да сүтеп тормаганнар иде, аңа хәзер чыршы ботаклары гына куясы һәм утлар эләсе.Шулай итеп ак калабызга яңа ел рухы керә башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X