Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллының ике мәктәбендә – яңа директор

Чаллыда балалар шәһәр читендәге һәм мәктәп яны лагерьларында ял итә. Июнь аенда мәктәп яны лагерьларына 10800 укучы, шәһәр читендәге лагерьларга 1568 бала йөрде.

Шәһәр яны лагерьларында профильле сменалар «Саулык», «Салават күпере», «Росинка», «Жемчужина» шифаханәләрендә оештырылды. Моннан тыш, техник-иҗат, сәнгать-эстетик, профилактик юнәлешләр буенча лагерьлар эшләде. Июль-август айларында шәһәр читендәге лагерьларда 8800 бала ял итәчәк, шул исәптән «Сәләт» республика сменасында (медиа-Биләр форумы) һәм «Геройлар иле» патриотик лагеренда бушлай ял итәчәкләр.

Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин билгеләп үткәнчә, җәйге чорда балаларның иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә: шәһәр яны лагерьларында шәхси сак предприятиеләре эшли, видеокүзәтү алып барыла, тематик инструктажлар үткәрелә.

Моннан тыш, балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру да оештырыла. Июнь аенда 5215 бала эшкә кергән. Мәктәп укучылары шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә, мәктәп яны участокларында, шәһәр учреждениеләрендә, мәктәп яны лагерьларында эшли.

Мәгариф учреждениеләре яңа уку елына да әзерлекне башлый. 1 августтан 13 августка кадәр гомуми белем бирү учреждениеләрен, 15-26 августта мәктәпкәчә учреждениеләрне кабул итү булачак.

«Яңа уку елына әзерлек кысаларында быел мәгариф учреждениеләрендә ремонт ясау өчен муниципаль бюджеттан 200 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде, – дип хәбәр итте Рөстәм Хуҗин. – Авария хәлендәге биналарда ремонт-төзелеш эшләрен башкаруга мәктәпкәчә учреждениеләрдә 120 төр эшкә һәм гомуми белем бирү оешмаларында 82 төр эшкә 135 млн сум бүленде».

Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин ике мәктәпкә яңа директорларны да тәкъдим итте.

35нче мәктәпне 26 яшьлек Александр Геннадьевич Альменеев җитәкләячәк. Ул моңа кадәр биредә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшләгән. Элеккеге директор Марс Рәфгатович Гафуров 69нчы микрорайонда төзелә торган яңа мәктәпкә билгеләнде. 

«Бердәм Россия» партиясенә эшкә күчкән Римма Зиннур кызы Фәсхетдинова урынына 40нчы мәктәпкә директор булып Ирина Григорьевна Зәкиева килде. Иртәгә аның туган көне – 33 яшь тула. Ул шул ук мәктәптә директор урынбасары, элегрәк исә информатика һәм математика укытучысы булып эшләгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация