Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чаллының күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре өйләргә дә баралар

Күпфункцияле үзәкләрнең Чаллыдагы филиалы эшчәнлеге белән атналык киңәшмәдә директор Евгения Варго таныштырды. Бүгенге көндә шәһәрдәге 3 филиалда 132 кеше эшли, алар халыкка 279 хезмәт күрсәтә.

Чаллының күпфункцияле үзәкләре хезмәтләрне электрон вариантка күчерү эшен алып баралар. Бүгенге көндә биредә 76 хезмәт тулысынча электрон рәвештә күрсәтелә. Агымдагы елның 5 аенда архив хезмәте буенча – 503, җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр буенча – 572, мәгариф буенча 810 мөрәҗәгать буенча хезмәт күрсәтелгән. 10 елга бирелә торган биометрик мәгълуматлы яңа чит ил паспортларын да биредә ясатып була. Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре кешеләрнең өйләренә барып та хезмтәт күрсәтәләр. Бер хезмәтнең бәясе – 1200 сум. Ә Советлар Союзы геройларына, Хезмәт геройларына, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына, 1-2нче төркемдәге инвалидларга, 80 яшьтән узган өлкәннәргә һәм ташламаларга ия булган башка категориядәге  гражданнарына хезмәт бушлай күрсәтелә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация