Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фәрид Салахов: «Әлегә Чаллыда электр самокталары өчен инфраструктура юк»

Бүгенге көнгә Чаллыда, электросамокатларда имгәнеп, 7 кеше ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә, 1 бала Кама балалар медицина үзәгенә мөрәҗәгать иткән. 

Шәһәр хакимиятендә электросамоктлар хезмәтенә багышланган матбугат киңәшмәсе үтте. Аны Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов алып барды. Иң элек ул электросамокатлар хезмәтенең шәһәргә ни рәвешле килеп керүен искә төшерде. 

– 27 апрель көнне компания шәһәр хакимияте һәм сәүдә үзәкләре белән бернинди килешү төземичә, ягъни үз белдеге белән, 500 электр самокаты урнаштырды. 29 апрель көнне безнең инициатива буенча шәһәр хакимиятендә әлеге сервис вәкилләре белән киңәшмә узды, аларга электр самокатларын прокатка бирү буенча хезмәт күрсәтү шартлары, механизмнары һәм ысуллары турында җентекләп аңлаттылар. Шуннан соң әлеге компания  документларны тулысынча рәсмиләштергәнчегә кадәр барлык самокатларны җыеп алырга вәгъдә бирде. Тик алар сүзләрендә тормады.  3 май көнне, булган тәртип бозуларны исәпкә алып, шәһәр районнары администрацияләре хезмәткәрләре законсыз урнаштырылган электр самокатларын махсус стоянкага чыгардылар, – дип аңлатты Фәрид Салахов. 

Аның сүзләренчә, техника компаниягә кире кайтарылачак. Тик моның өчен аның хуҗасы Башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның кулында барлык кирәкле документлары да булырга тиеш.
– Шәһәрдә әлегә самокталарда йөрү өчен уңайлы инфраструктура юк, шуңа күрә алар әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудыра. Моннан бер ел элек 17 майда булган фаҗигане әле дә күпләр хәтерлидер. Ул чакта 20 яшьлек кызны электросамокаты белән барганда машина бәреп китте. Без үз өстебездән җаваплылыкны төшермибез, ләкин мондый фаҗигаләрнең кабатлануын теләмибез, – диде Фәрид Салахов.

Җитәкче, электросамокатларга карата шәһәрдәшләребезнең фикерен белү өчен, социаль челтәрләрдә сораштыру үткәрелүен дә билгеләп үтте. Анда катнашкан 5600 кешенең яртысыннан артыгы (67 проценты) әлеге транспорт чараларына каршы чыкты. 

– Бу шактый субъектив сорау. Самокаттан зыян күргән кешеләр, билгеле әлеге яңалыкка, каршы булачак.  Мәсьәләне хәл итү өчен документлар рәсмиләштерелгән һәм самоктларда йөрү өчен куркынычсыз урыннар ачыкланган булырга тиеш. Кешеләрнең иминлеге – беренче планда , – диде Фәрид Шәфкәтович. 

Шуны да әйтергә кирәк, сезон башланганнан бирле инде электросамокатларда имгәнеп, 7 кеше ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә, 1 бала Кама балалар медицина үзәгенә мөрәҗәгать иткән. 

– Былтыр да шәһәргә электросамокатлар прокаты буенча ике сервис кергән иде. Әмма, эш шартлары, шәһәр хакимияте таләпләре белән танышканнан соң, алар үз хезмәтләрен туктатырга, самокатларын башка шәһәрләргә күчерергә мәҗбүр булдылар, – диде Фәрид Салахов.

Зөһрә Вәлитова

Сәрия Гарипова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация