Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле төзелеш предприятиеләре хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Барыгызны да ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Сезнең хезмәтегез гомер-гомергә зур хөрмәткә ия, чөнки һәр илдә төзүче һөнәре иң кирәклеләрдән санала. Сезнең хезмәт батырлыгы калабызның яңа тарихында, бигрәк тә Бөтенсоюз төзелеше башланган 70нче елларда аерым урын алып торды. Сезнең куллар белән Яр Чаллы һәм заводлар төзелде, шәһәр инфраструктурасы барлыкка...

Бүгенге төзүчеләр, остазларының хезмәт традицияләрен дә кулланып халык өчен сыйфатлы һәм уңайлы шартлар тудыруларын дәвам итәләр.

Яңа ысуллар һәм инновацион технологияләр уңышлы кулланыла. Төзүчеләр, проектлаучылар һәм архитекторларның уртак хезмәте нәтиҗәсендә Чаллы елдан-ел үзгәрә: яңа микрорайоннар барлыкка килә, проспектлар һәм юллар яңара, социаль объектлар заманча үзгәртеп корыла. Сез катлаулы бурычларны чишәргә һәм эштә уңышларга ирешергә һәрвакыт дөрес юллар табасыз. Быел сезнең яңа мәктәпне, гадел хөкем йортын, күпфункцияле үзәкне тапшырырга, "Азатлык" мәйданын реконструкцияләргә, Тукай яр буен, Шишкин бульварын һәм Мәскәү проспектында төзекләндерү эшләрен төгәллисегез бар. Әлеге мөһим һәм җаваплы эшләрдә актив катнашуыгыз өчен барлык Чаллы халкы сезгә рәхмәт әйтә.

Шушы матур бәйрәмегездә сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык һәм бары тик кояшлы, матур көннәр генә телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев