Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

КАМАЗда тагы кыскартылган эш атнасына күчтеләр

Март аенда автогигант заводлары тагы атнасына дүрт кенә көн эшли. Бу беряктан соңгы вакытларда автомобилләргә сорау кимү белән аңлатылса, икенче яктан ресурсларны янга калдыру белән дә бәйле. КАМАЗ да җитештерелгән әзер машиналар сату базаларында да шактый җыелган, аларның урыны бушагач җыю конвейры тулы куәткә эшли башлаячак. КАМАЗдан куанычлы хәбәр дә...

Март аенда автогигант заводлары тагы атнасына дүрт кенә көн эшли. Бу беряктан соңгы вакытларда автомобилләргә сорау кимү белән аңлатылса, икенче яктан ресурсларны янга калдыру белән дә бәйле. КАМАЗ да җитештерелгән әзер машиналар сату базаларында да шактый җыелган, аларның урыны бушагач җыю конвейры тулы куәткә эшли башлаячак.

КАМАЗдан куанычлы хәбәр дә бар: "Сочи-2017" инвестицион форумында автогигантта пилотсыз автомобилләр җитештерүне үстерү буенча өчяклы килешүгә кул куелды.Россиядә пилотсыз транспортны үстерү "Автонет"ассоциациясе, Татарстан Республикасы машина төзелеше кластеры һәм "Иннокам" Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры бу эшне бергәләп башкарачаклар. Чаллыда пилотсыз автомобилләрне җитештерү һәм аларны камилләштерү өчен инженерлар, белгечләр тартылачак, машиналарны сынау өчен полигон төзеләчәк. КАМАЗның тулы көченә эшләр көннәре алда әле, дип өметләндерәләр автозавод җитәкчеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев