Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Коронавирус белән балалар да чирли

Татарстанда COVID-19 ның дүртенче дулкыны бераз гына булса да кимеп бара, ди табиблар. Чаллының йогышлы авырулар хастанәсендә коронавирус белән авыручылар өчен 280 урын әзерләнгән. Шуларның 184 урыны өлкән яшьтәге пациентлар белән тулган. Моннан тыш кечкенә балалар да, авырлы хатын-кызлар да замана чиреннән дәвалану узалар.

Тулырак мәгълүмат алу өчен без Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибы урынбасары Татьяна Әгъләмовага мөрәҗәгать иттек.
– Әйтергә кирәк, быел ковид күпкә яшәрде. Хастаханәдә 35-50 яшьлекләр тернәкләнү уза. Моннан тыш 64 балада төрледән-төрле инфекцияле авырулар ачыкланды, шул исәптән коронавирус та. Без COVID-19 диагнозы куйган иң кечкенә пациентка нибары 16 көн иде. Авыручылар арасында ике-өч айлык сабыйлар да бар. Өч баланы без Балалар Республика клиник хастаханәсенә җибәрдек. Аларның хәле катлаулырак иде. Төрле бала төрлечә чирли дип әйтә алам. Авыр кичерүчеләр дә, җиңел генә үткәреп җибәрүчеләр дә бар. Бәхеткә, үлүчеләр юк! Хастаханәгә килеп эләккән һәрбер кешегә без ковидка тест үткәрәбез. Ковид диагнозлы кешеләрдә, респиратор симптомнардан тыш, тәннәрендә тимгелләр барлыкка килә һәм эчләре китә. Шуңа да тикшеренүләр бик катгый рәвештә бара, – ди Татьяна Александровна.
Хастаханәдә коронавирус белән 31 авырлы хатын-кыз да дәвалана. Аларның иң яшенә нибары 17 яшь. Пациентлар тулы бер бүлек карамагында. Анда пульмонолог, акушер-гинеколог, акушер, ике табиб-терапевт һәм инфекционист эшли. Авырлы хатын-кызларның берсе дә прививка ясатмаган. «Хәзерге вакытта норматив документлар бар, алар нигезендә авырлыларга да вакцинация үткәреп була. Прививканың хатын-кызга да, булачак балага да зарары юк. Көмәнлеләр шулай ук авыруны төрлечә үткәрә. Пневмонияле пациентлар белән хәл катлаулырак. Монда иң авыры әле тумаган балага төшә: карындагы сабый гипоксиядән, ягъни кислород җитмәүдән интегә», – дип аңлата Татьяна Александровна.  
Әле шушы көннәрдә генә бер шәһәрдәшебез килене белән оныгының Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланып чыкканын сөйләде. 1 яшь тә 3 айлык сабыйда расланган короновирус булган!
– Иң элек, оныгыбызның теге як әби-бабасы чирләде. Киленнең олы апасының 7 яшьлек малае да температура белән урын өстендә ятты. Бу болай гына үтә торган чир түгел ахры дип, кода-кодагыйлар хастаханәгә – тиешле тикшеренүләр үтәргә китте. Аларның икесенә дә COVID-19 диагнозы куйдылар. Хәзерге вакытта кодагый Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә ята, кодабыз исә өй шартларында дәвалана. Моннан тыш хастаханәдә оныгыбызны да тикшерделәр. Чөнки ул үзен бик сәер тотты: көйсезләнде, кәефе һәм аппетиты булмады. Нәтиҗәдә аның да коронавирус йоктыруы ачыкланды. Тиз арада чирне «койрыгыннан эләктереп» алгангамы, Аллага шөкер, табиблар карамагында оныгыбыз тиз савыкты. Температурасы да юк, үзен яхшы хис итә. Әлбәттә, бик курыктык. Сабыйларда да коронавирус булыр дип уйламадык. Шуңа да «бетәр әле, үтәр» дип калдырып тору – бер дә дөрес эш түгел! Табибларга күренергә кирәк. Үзеңне сакламасаң, тикшермәсәң, синең өчен моны бер кеше дә эшләмиячәк. Сәламәт булсак иде! – дип сөйләде шәһәрдәшебез.
«Вакцина – ул бит тере вирус түгел. Монда организмга бары тик антиген гына кертәләр һәм ул антитәнчекләр булдырып чыгарырга ярдәм итә дә инде. Безнең халыкка шуны аңлата алсак иде. Вакцина ясатканнан соң гына иң нәтиҗәле антитәнчекләр барлыкка килә», – дип искәртә Татьяна Әгъләмова.

Гөлия Ибатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация