Шəhри Чаллы

Наил Мәһдиев "2017 ел подпискасын бүләк ит" акциясендә катнашты

Бүген Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев «Татар-информ»да матбугат конференциясе кунагы булды һәм «Татмедиа»нең «#2017 ел подпискасын бүләк ит» акциясендә катнашты. Мәгълүм булганча, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Яңа елга туганнарыңа яки социаль оешмаларга бүләккә газета-журналлар яздыру акциясе дәвам итә. Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев акциягә кушылып, «Шәһри Чаллы» һәм «Челнинские известия» газеталарын...

«Яр Чаллы» коляскалы инвалидлар баскетбол командасы әгъзасы Рамил Лотфуллин «Шәһри Чаллы» газетасын, ә «Челнинские известия»не күпбалалы Светлана һәм Фәнил Муллануров гаиләсендә укыячаклар. Светлана белән Фәнил 12 бала тәрбияләп үстерә. Акция шартлары буенча, Чаллы мэры Казанда «Татмедиа» бинасында урнаштырылган Яңа ел чыршысына автографлы махсус уенчык та элеп куйды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: