Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда казылык җитештерү линиясен эшләтеп җибәрде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда пешкән казылык әзерләү буенча тәүлегенә 100 тонна җитештерергә сәләтле автомат линияне эшләтеп җибәрде. «АПК «Камский» ҖЧҖның бу инде күп миллионлык проектын гамәлгә ашыруның өченче этабы. Яңа линияне «АКИБАНК» ГАҖ идарәсе рәисе Илдар Галәүтдинов, «АПК «Камский» ҖЧҖ генераль директоры Ленар Сәлахов презентацияләде. Әлеге чарада шулай ук...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда пешкән казылык әзерләү буенча тәүлегенә 100 тонна җитештерергә сәләтле автомат линияне эшләтеп җибәрде. «АПК «Камский» ҖЧҖның бу инде күп миллионлык проектын гамәлгә ашыруның өченче этабы.

Яңа линияне «АКИБАНК» ГАҖ идарәсе рәисе Илдар Галәүтдинов, «АПК «Камский» ҖЧҖ генераль директоры Ленар Сәлахов презентацияләде. Әлеге чарада шулай ук ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты.

Татарстан Президенты цехларны карады һәм җитештерүнең тулы циклы белән танышты.

Завод "Vita Meat" сәүдә маркасы белән ит ярымфабрикатлары, «Сосновоборская» һәм «Ваш Щедров» казылык эшләнмәләре җитештерә. Алга таба хәләл продукция эшләп чыгару күздә тотыла.

Хәзерге вакытта завод үзенең продукциясен Татарстанда, Башкортстанда, Удмуртиядә, Пермь краенда сата.

Заводны проектланган куәтенә 2017 елда чыгарырга планлаштыралар, шушы вакытта 4 нче кварталда 4 нче соңгы линиясен гамәлгә кертү ниятләнгән. Анысында чи килеш каклаган һәм ыслаган ит эшләнмәләре җитештереләчәк. Тәүлегенә 10 тонна товар җитештерү өчен 342 эш урыны булдыру һәм биредә эшләүчеләр санын 650гә җиткерү турында сүз бара.

«АКИБАНК» ГАҖ әлеге завод комплексын төзегәндә финанслауда актив катнашкан. Проектны тормышка ашыра башлаганнан бирле төзелешкә һәм җиһазлар алуга 1,5 млрд сумнан артык суммада кредит бирелгән. Хәзерге вакытта компаниянең продукциясе Татарстанның төрле сәүдә челтәрләрендә сатуда бар. Мәгълүмат "Татар-Информ"нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев