Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Сабан туе гүзәле – 2021» бәйгесе катнашучылары өчен тавыш бирүгә 1 көн калып бара

16 июньдә «Энергетик» мәдәният сараенда зур тамаша – «Сабан туе гүзәле – 2021» бәйгесенең финалы үтәчәк. Конкурста татар телен камил белгән 16 яшьтән алып 26 яшькә кадәр булган ун асыл кыз көч сынашачак.

Гүзәлләр үзләре белән таныштырып китүдән тыш, жюри игътибарына сәләтләрен дә күрсәтергә бурычлы. Кызларның барысына да номинацияләрдә бүләкләр тапшырылачак. Моннан тыш, төп җиңүчегә 19 июньдә Чаллы Сабан туенда абсолют батырны бүләкләү хокукы да бирелә. 
Мәгълүм булганча, әлеге бәйге 1993 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның төп максаты – татар телен саклап калу, аны үстерү, милләтебезгә генә хас гореф-гадәтләрне, тридицияләрне алга сөрү, бүтән халыкларга да күрсәтү.
«Шәһри Чаллы» газетасы әлеге бәйгенең мәгълүмати партнеры булып тора һәм әлеге уңайдан редакциябез махсус номинация дә игълан итә. Үзегезгә ошаган кызга тавыш бирү өчен газетабызның сайтына (shahrichalli.ru) керергә кирәк. Моны 16 июнь, сәгать 12гә кадәр эшләргә мөмкин. Иң күп тавыш җыйган кызны редакциябездән кыйммәтле бүләк көтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация