Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Шәһри Чаллы» үз гүзәлен сайлады

Милли бәйрәмебезгә кадәр шәһәрдә милләтебезнең асыл кызлары катнашында күркәм традициягә әйләнгән «Сабан туе гүзәле» бәйгесе оештырыла. Аның финалына мәртәбәле жюри әгъзалары 12 туташны сайлап алды инде.

16 июньдә «Энергетик» мәдәният сараенда алар арасыннан «Сабан туе гүзәле-2022» исеменә лаек төп җиңүчене ачыкладылар. Ул шәһәр Сабан туенда абсолют батырны бүләкләү тантанасында катнашачак.

Аңа кадәр исә без – «Шәһри Чаллы» редакциясе дә кызлар арасында елдагыча бәйге үткәреп алдык. Газета сайтында бер ай дәвамында гүзәл туташлар өчен киеренке рәвештә тавыш бирү барды. Анда 5034 тавыш белән шәһәрнең Поташов исемендәге көллият студенткасы 18 яшьлек Эльвина Шәйхетдинова җиңеп чыкты. Җиңүче кызыбыз белән элемтәгә чыктык. 

– Тумышым белән Чаллы шәһәреннән мин. Мәктәптә укыганда ук «КамАЗ» мәдәният сараенда «Грация» бию төркемендә шөгыльләндем. Анда без төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый идек. Биергә, сәхнәгә чыгарга яратам – бу үземә ниндидер рәхәтлек бирә. Без бию төркеме белән шәһәрдә уздырылучы барлык бәйрәм чараларында чыгышлар ясадык. 
Гаиләмдә дүрт кеше: әтием Марат, әнием Венера, сеңлем Элина һәм мин. Аларны бик яратам, әти-әнием минем таянычым, сердәшләрем. Шулай ук Татарстанның төрле урыннарында яшәүче туганнарыбыз күп. Нәкъ менә алар бәйгедә минем өчен тавыш бирделәр дә инде. Теләктәшлек белдереп, үзләренең матур сүзләрен яздылар, алар белән һәрвакыт элемтәдә тордык. Туганнарымның, дусларымның, бергә укыган курсташларымның ярдәмен әйтеп бетереп булмый! Форсаттан файдаланып, аларның барысына да олы рәхмәтләремне җиткерәм. Алга таба да бергә булырга язсын, – дип сөйләде безгә Эльвина. 

Җиңүче кызыбызга иганәчебез Камила Закированың гүзәллек салонына сертификат тапшырылачак. Әлеге студиядән кызларыбыз тагын да гүзәлрәк булып чыгалар. Салонда кашларны һәм керфекләрне матурлау өчен төрле процедуралар башкаралар. Шулай ук хәзерге вакытта бик популяр саналган хәләл ысул белән дә кашларны бизиләр, керфекләргә ботокс ясыйлар. Камила Закированың заманча матурлык салонына рәхмәтләребезне җиткерәбез! 

Гөлия Ибатуллина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация