Табибларга чират
Шәһәрнең 5, 6нчы шифаханәләрендә кешеләр урамда тора
Чаллы халкын шифаханәләрдәге чиратлар борчый. Шәһәрнең 6нчы шифаханәсендә урамнан алып чират. «Мин 38 температура һәм каты ютәл белән урамда ничек торыйм? Китәргә туры килде. Больничный ничек ачарга?», дип яза шәһәрдәшебез социаль челтәрләрдә. Аңа башкалар да кушыла: «Телефоннан шалтыратып булмый, трубканы алучы юк. Кичә бирегә килдем, бер генә кабинет эшли, коридор тулы кеше иде, бүген исә бөтенләй урамнан чират».
5нче шифаханәдә дә шул хәл . Кешеләр 5-7шәр сәгать табибка тора. «Табиблар өйгә килми, үзегез килегез, диләр. Килдем, тик монда торып кан басымым күтәрелде. Кайчан биредә тәртип булыр?» дип язалар.
Әлеге сорауга 5нче шәһәр шифаханәсе җитәкчелеге жавап бирде: «Медицина хезмәткәрләренә көчәйтелгән режимда эшләргә туры килә. Өстәмә дүрт кабинет ачтык. Аларда температуралы авыруларны кабул итәләр. Авыручылар саны күп булу сәбәпле, чиратлар бар. Табибларның хезмәтенә хөрмәт белән карасагыз иде. Сорауларыгыз калса, 47-56-19 номеры буенча шалтыратыгыз. Яисә шифаханә администрациясенә килегез. Сезнең мәсьәләне хәл итәрбез».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев