Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда күп фатирлы йортлар капиталь төзекләндерелә башлаган

Татарстан Республикасы төзелеш объектларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле хезмәтне саклау өлкәсендә 430 тикшерү уздырылган, барлыгы 5 млн 926 мең сум түләттерүгә 150 карар чыгарылган.

Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге исә 349 оешмада тикшерү уздырган. ТТ төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, республикада 2016 ел программасына кертелгән 830 күп фатирлы йортлардан 763 объектта капиталь төзекләндерү эшләре башланган. Ул искәрткәнчә, барлыгы 4,7 млн кв. метр мәйданда төзекләндерү эшләре башкарасы бар. 194,5 мең гражданның торак шартларын яхшырту карала.Мәгариф учреждениеләренә капремонт барлык объектларда да башланган. Бу шул исәптән 95 гомуми белем учреждениесе (80 муниципаль мәктәп һәм 15 махсус (коррекцион) мәктәп, шулай ук 53 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев