Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанда «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе тәмамлана

Акция барышында авыр тормыш хәленә тарыган татарстанлылар волонтерлардан финанс, мәгълүмати, мәгариф һәм башкалар буенча ярдәм алды.

Акция Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм Ак Барс Банкның финанс ярдәме белән уздырыла. Бөтен республика буенча волонтерлар азык-төлек җыелмаларының ахыргы партиясен тарата. Волонтерлык хәрәкәтенә Ак Барс Банк хезмәткәрләре дә кушылды. 55 меңнән артык гаилә ярдәм алды, бу - 220 мең җыелма дигән сүз.

Мондый ярдәмне алучылар исемлеген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм муниципалитетлар билгеләде. Аңа ветераннар, ялгызлар пенсионерлар, аз керемле гаиләләр, медицина хезмәткәрләре, эшкуарлар һәм шулай ук пандемиядән аеруча зыян күргән тармакларда эшләүчеләр керде. Хәйрия акциясендә предприятие җитәкчеләре, бизнесменнар, җәмәгать эшлеклеләре, хәйриячеләр һәм битараф булмаганнар гражданнар актив катнашты.

«Хәзерге көнгә охшаш ситуациядә ышанычлы терәк булдыру, үз бәлаңдә ялгыз булмавыңа һәм һәрвакыт ярдәм кулы сузардай кешеләр табылуына ышану мөһим», - дип акциянең мөһимлеген билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Фото: Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

2
X