Транспортта куар-код тәртибе
Көн темасы

Транспортта куар-код тәртибе

Дүшәмбе киңәшмәсендә мэр җаваплы җитәкчеләргә җәмәгать транспортында куар-кодларны тикшерүнең нәтиҗәле схемасын уйлап табарга кушты.

– Без Чеховның Унтер Пришибеевы булмыйча, карарлар кабул итәчәкбез. ТР җитәкчелеге карарлары  тикшерелмичә, үтәлергә тиеш. Һәр муниципалитетның үзенчәлеге бар. Безнең максат – җәмәгать транспорты тиешенчә эшләсен, интервал үзгәрмәсен, вакцина ясатмаган кешеләр транспортта чир таратмасын, – диде  мэр. Наил Гамбәрович транспортчылар белән сөйләшүен һәм куар-код тикшерү схемасын эшләгәндә аларның фикерен  игътибарсыз калдырмаска кушты.
– Без җәмәгать транспортын йөртүчеләрне контролерларга әйләндерә алмыйбыз. Аларның үз бурычлары – пассажирларны куркынычсыз рәвештә тиешле урынга илтеп кую. Эшне  оештырырга ярдәм кирәксә, булышырбыз. ТР хөкүмәте ягыннан да ярдәм булачак, – дип искәртте шәһәр башлыгы.
Транспортта куар-кодларны тикшерү 22 ноябрьдән башлана. Ансыз йөргән пассажирларга – 30 мең сумга кадәр, җитәкчеләргә – 50 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 300 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә куар-кодларны махсус кешеләр тикшерәчәк диделәр. Пассажирларны гына түгел, хөкүмәт карарын бозган җәмәгать транспорты хезмәткәрләрен дә җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.
Зөлфия Галим

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев