Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Ватрушка»да шуу куркыныч

Яңа ел бәйрәмен шәһәрдәшләребез түземсезлек белән көтә, чөнки алда озын яллар, балаларның – каникуллары. Кемдер диван-телевизордан аерыла алмый, ә актив ял яратучылар тау шуарга чыга. Элеккеге тимер чаналарны хәзер тюбинг, ватрушкалар алыштырды. Алар уңайлы, җиңел. Тик «ватрушка»ларда шуу куркыныч дип фикер йөртүчеләр бар. Моны белешер өчен Яр буе паркындагы шәһәрдәшләребез телендә «карьер» дип йөртелүче урынга барып кайттык.

Тауны тәртиптә тотучы

Биредә һәр кыш тау ясыйлар. Аның шуып китә торган өлешен ­– агачтан, калганын кардан өяләр. 

– Мин монда инде алты ел эшлим. Әлеге агач корылма бозлы тау белән тоташа. Аны катырыр өчен суны күлдән алам. Боз өстендә кечкенә бәке бар. Ял көннәреннән соң тауны яңадан тәртипкә китерәм, су сибәм, чөнки халык күп шугач тигезсезлекләр барлыкка килә, шуарга уңайсызлана, – ди тауны тәртиптә тотучы Сергей. 

Без килгәндә ул бозлы тауны кардан арындыра иде. Янында зур пластмасс чанасы да бар. «Әллә шуасыз?» –дип сорыйм. «Юк, бу таудан бары тик ватрушкалар белән генә төшәргә ярый. Ледянка яки чана белән шусаң, имгәнүең бар», – ди ул. 

«Ватрушка»да шуучылар

Ял көне биредә алма төшәрлек тә урын булмый. Бала-чагалар, өлкәннәр – барысы да тау шуа. Бирегә 8 яшьтән генә кертәләр. Тауга менүчеләр арасында этеш-төртеш булмасын дип, күзәтеп торучылар да бар. Хезмәткәр егет балаларга ватрушкага утырырга һәм төшеп китәргә булыша. Шуасы кеше юлына башкаларның килеп чыкмавы да контрольдә.

Илдар монда атна саен килә икән.

– Бу иң текә тау! Мин биредә көне буе шуарга риза, тик әни рөхсәт итми. Белсәгез шул, ничек рәхәт! – диде дә ул выжылдап төшеп тә китте.

Шуарга куркучылар

Роза ханым балаларын алып килгән. Берсенә – 10, икенчесенә 13 яшь. 

– Үзем яшьрәк чакта бу таудан рәхәтләнеп төшә идем, хәзер куркам. Балаларга ватрушкада шуарга рөхсәт итәм, балачак бер генә була ул. Имгәнү дигәннән, Аллаһка тапшырган инде. Барлык кагыйдәләрне үтәсәң, куркыныч дип санамыйм, – ди ул.

Тик фикерләр төрле. 

– Былтыр Яңа елны базада каршыладык. Анда тау бар иде, үзе артык биек, текә дә түгел. «Ватрушка»га утырдым да төшеп киттем. Ул шундый тизлек белән бара икән, гаҗәп! Ярты юлда егылдым, күзлегем бер якка очты, үзем – икенче якка. Башымны бәрдем, муенымны авырттырдым. Аллаһ саклады инде. Тагын утыраммы соң?! – ди Зөлфия Фәттахова. 

Аның фикеренә Айсылу Вафина да кушыла:

– Былтыр Алабуга районында булган фаҗига бернәрсәгә дә өйрәтмәде мени? Ул чакта 3 яшьлек бала тюбинг белән төшкәндә агачка бәрелеп, Чаллы хастаханәсендә үлде. Бу тауларны ачарга кем рөхсәт бирә икән? 

«Сезонлы аттракцион»

Әлеге сорау белән без тау хуҗасына мөрәҗәгать иттек. Радик әйтүенчә, аның барлык документлары да тәртиптә. Ул аларны ел да яңарта. «Мине шәһәр хакимияте дә, Роспотребнадзор да, башка органнар да контрольдә тота. Документ буенча минем тау «сезонлы аттракцион» дип атала. 10 ел эчендә безнең тауда бернинди имгәнүләр булмады. Аллага шөкер», –ди эшмәкәр. 

Табиб киңәше

Тик, кызганычка каршы, тюбингта шуучылар арасында имгәнүчеләр шактый. Уңышсызрак егылсаң, кул-аякларга гына түгел, умыртка баганасына да зыян килергә мөмкин, ди 6нчы балалар шифаханәсенең травматолог-ортопеды Наил Ачамов. 

Аның фикеренчә, чана һәм «ледянка»лар  куркынычсызрак, чөнки алар белән идарә итеп була, кирәк очракта янга аударырга яки туктатырга да мөмкин. 

– Никадәр куркыныч булса да, без ватрушкаларны тыя алмыйбыз.  Дөрес, тюбинг кардан җиңел бара. Тик «ватрушка»да утырганда умырткалар кысыла һәм әйтик, трамплиннан җайсыз сикергәндә сынарга да мөмкин. Имгәнүләр күбрәк балаларда күзәтелә, чөнки аларның сөякләре әле ныгып җитмәгән, – ди Наил Әхәтович.

 

 

ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ!

  • «Ватрушка» 50-60 км/сәг тизлек җыярга сәләтле, шул ук вакытта аның «тормозы» да юк. Анда утырып биек таудан төшеп киткән кешенең тормышы куркыныч астында. Юлында очраган кешеләргә дә куркыныч яный.
  • «Ватрушка»ларда трамплинлы тауларда шуарга ярамый. Җиргә килеп бәрелгәч, ватрушка кисәк өскә күтәрелә. Очып чыкмасаң да, арка, муен умырткасы җәрәхәтләре алырга бик мөмкин.
  • Агачлы урыннарда, машина йөри торган юл кырыйларында шуудан да сак булырга кирәк.
  • Тюбингларны инструкция буенча гына кулланырга ярый. Бер генә кешегә исәпләнгән чанага бер генә кеше утырырга тиеш. Баланы кулда тотып утыру катгый тыела! Тизлек белән барганда бала очып чыгарга мөмкин. 
  • «Ватрушка», тюбингларны машиналарга бәйләргә, таудан төшкәндә паровоз ясап бер-берсенә тагарга ярамый.
  • «Ватрушка»ны сатып алганда, размерга игътибар итегез! Зуррагына өстенлек бирегез. «Ватрушка» кечерәк булган саен, аның тизлеге зур. 
     

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация