Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

«Ашыгыч ярдәмдә алып киткәннәр иде…» Уфада яшәүче Лиана ирен табуда ярдәм сорый

Ринат әнисе янына киткән җиреннән югалган.

Уфада яшәүче Лиана Хәйретдинова Башкортстан халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Ул ирен — 36 яшьлек Ринат Җиһаншинны табуда ярдәм сорый. Ир инде бер ай өендә юк икән.

Ринат Нефтекамскида яшәүче әнисе янына 19 мартта киткән булган, дип яза ГорОбзор.ру. Ул әнисе янында бераз яшәгән, 26 мартта югалган. Әнисе кайда икәнен белми. Ирне хәзер полиция дә эзли.

«Мин кая гына бармадым, бернинди өмет юк. Ул бит моңарчы беркайчан да югалып йөрмәгән иде. Мин бик борчылам, аның сәламәтлеге әйбәт түгел, март башында аны ашыгыч ярдәм белән алып киткәннәр иде. Невропатологка күренәсе бар, аның кан басымы югары», — дип сөйләгән хатыны.

Лиана гаиләдә барысы да әйбәт булуын сөйләгән. Ир үги улы белән дә яхшы мөнәсәбәттә булган, малай да үги әтисен юксына дигән ул. Лиана күптән түгел баласын югалткан булган, бу кайгы аларны тагын да ныграк бәйләгән, Ринат хатынына зур ярдәм күрсәткән.

«28 декабрьдә мин баламны югалткач, ул минем янымнан китмәде. Бөтен табибларга бергә йөрдек», — дип сөйләгән Лиана.

Ул Ринат турында нәрсә дә булса белүчеләрнең 8917372431 номеры буенча шалтыратуларын сорый.

 

 

 

Чыганак: Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев